Татарстанда балалар хастаханәсенең элекке баш табибы вафат булган

Түбән Кама районы балалар хастаханәсенең элекке баш табибы Рамил Хәмидуллин озакка сузылган каты авырудан соң 66 яшендә вафат булган. Бу хакта медицина оешмасының матбугат хезмәте телеграм-каналында хәбәр ителгән.

Хәмидуллин 40 елдан артыграк вакыт дәвамында медицина өлкәсендә хезмәт куйган. Шушы вакыт эчендә учаток педиатрыннан балалар хастаханәсе баш табибына кадәр юл узган. Оешмага 1997 елдан 2023 елга кадәр җитәкчелек иткән.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү