Рәсимә Сафиуллина: «Әсәрне карап бетерми чыгып киткән тамашачыга аптырыйм…»

Камал театры ишекләре ачылуга, тамашачыларны каршы алучы нурлы йөзле Рәсимә апа Сафиуллина! Ул беренчеләрдән булып тамашачының спектакльдән нинди хис-кичерешләр белән чыгуын белә, артистлар турында бәяләмәләр ишетә, спектакльгә кемнәрнең ничә минутка соңга калуын күрә. Әңгәмәбездә Камал театры тамашачысы, билетёр образы, актриса булу хыялы һәм иң тугры театр сөючеләр турында сөйләштек.

Рәсимә апа, белгәнемчә, сез – драматург Юныс Сафиуллинның хатыны. Сәнгать кешесе белән гомер итүнең уңай, шулай ук тискәре яклары да җитәрлектер?

– Юныска 16 яшемдә кияүгә чыктым. Иҗат кешесе белән яшәү авыр. Әмма Юныс абыегыз – бик әйбәт ир: эчми, тартмый, гаилә дип тырыша. Бу яктан миңа бик җиңел. Иҗат итә башласа гына, энәләрен тырпайта да, тимәгез миңа, дияргә тотына. Сәнгать кешесенең барысы да шундый буладыр инде ул дип тынычландырам үземне.

Театрга кайчан һәм ничек килеп эләктегез? Ничә ел эшлисез?

– Камал театрында 31 нче елымны эшлим. Театрдагы китапханәбезнең эшчесе китеп барды да, мине аның урынына чакырдылар. Ул вакытта Юныс абыегыз Камал театрының әдәби бүлек мөдире иде. Шулай итеп, мин сәнгать өлкәсенә кереп киттем. Залда тамашачылар белән эшләвемә исә 15 еллап инде. Заманында артист булырга хыялланган идем.

– Сәхнәдә уйнаган артистларны күреп: «Их, мин дә шушында басып торыр идем бит!» – дигән уйлар туамы?

– Хәзер инде үкенмим, чөнки артист булуның бик авыр һөнәр икәнлеген күрәм. Элегрәк иремә үпкәли идем. Ул мине артистлык юлыннан җибәрмәде, әмма барыбер менә театр мохитендә кайныйм. Сәхнәнең икенче ягында да артистлар эшли бит ул. Тамашачы белән дә аралаша, эшли белергә кирәк. Шулай булгач, мин дә – артист!

Ничә ел эшләү дәверендә күз алдыгыздан төрле тамашачы үткәндер. Татар театры тамашачысы эволюциясен ничегрәк тасвирлар идегез?

– Элеккеге тамашачы белән хәзергесе арасында – җир белән күк аермасы. Элек бит театрга, матур күлмәкләрен киеп, сумкаларына туфлиләрен салып, спектакль эчтәлеген анализларга, ниндидер гыйбрәт алырга киләләр иде. Хәзер тамашачы рәхәтләнеп ял итәр өчен йөри. Ул ял буфет яныннан, эчемлекләр алудан башлана. Аннан «хи-хи, ха-ха» көлеп, спектакль карыйлар. Театрга джинсы чалбар, шортыдан килүләрне әйтеп тә торасы юк. Тамаша барганда, кая ул башкалар турында уйлау! Театр культурасы калмады дип әйтергә мөмкин.

Бүгенге көндә Камал театры тамашачысы – ул кем?

– Әлхәмдүлиллаһ, бүгенге Камал театры тамашачысы ул – яшьләр! Яшьләргә театр бик ошый. Татар әбиләре дә спектакльләрне калдырмый. Тугры тамашачыларыбыз күп. Буш залларга беркайчан да уйнаганыбыз юк.

– Үзебезнекеләрнең театрга йөрүе аңлашыла. Чит милләтләр белән ничегрәк соң?

– Безгә хәзер рус тамашачысы бик күп йөри. Соңгы араларда хәтта колакчыннарны җиткерә алмыйбыз. Бигрәк тә «Казанга Тукай кайткан», «Гөргөри кияүләре», «Бию пәрие» спектакльләрен яраталар. Комедияләр күңелләренә бигрәк хуш килә.

Күп еллар эчендә тамашачылар белән низаглар да булмый калмагандыр?

– Төрлесен күрергә туры килә. Бар елмайганнары, бар бик кәефсез килүчеләре һәм синең дә кәефеңне бозарга теләүчеләре. Нинди генә очракта да без һәрвакыт елмаеп, шатлык таратып торырга тиеш. Бу бит театр!

Конфликтлар чыкмый калмый. Кайчак билетларын таба алмыйча җикеренүчеләр дә була. Бервакыт буфетта эләгешеп киткән ике ир-атны аерырга туры килгән иде.

Яраткан спектаклегез?

– Яратмаганнарым юк, дип кенә әйтә алам. Спектакль ошап бетмәсә, артистларның уйнавы белән ләззәтләнәм. Әсәрне карап бетерми чыгып киткән тамашачыга аптырыйм.

– Сезнең өчен идеаль тамашачы – кем ул?

– Идеаль тамашачыларыбыз бар. Алар – намаз укучы, гел урыннарны беренче рәттән алып, «Зәңгәр шәл»не карарга йөрүче татар гаиләсе. Ул гаилә һәрвакыт татар киемнәреннән килә, спектакльнең башыннан ахырына кадәр, бер сүз алышмыйча, карап кайтып китә. Бу бит төнге клуб та, ресторан да түгел, бу – татар театры! Әнә шундый тамашачыларны яратам.

Якын киләчәктә тамашачыларга хезмәт күрсәтүченең кирәге ни дәрәҗәдә булыр дип уйлыйсыз? Театрның иң матур апаларын роботлар белән алыштырып куймагайлары…

– Моны бер дә теләмим, чөнки без хәзер билетлар укучы прибор (считыватель билетов) белән интегәбез. Кул белән билет ерткан вакытларда чират та җыелмый иде. Роботлар ватыла бит ул! «Исәнмесез. Узыгыз», дип торсын әле шул робот… Юк. Театр – җанлы җир, монда берничек тә роботларны күз алдына китерә алмыйм.

– Камал театры яңа бинага күчә, дигән хәбәр чыккач, сездә нинди хис-кичерешләр туды?

– Без бу театрга өйрәнгән, ләкин син теге бинаның матурлыгын күрсәң! Әгәр чынбарлыкта да шундый итеп эшләп җиткерсәләр, яңа Камал театры искиткеч булачак. Мин инде арыдым, шуңа китәрмен дип йөргән идем, әмма матур театрда эшләп карыйсым килә. Бик көтәм!

–  Театрның хәзерге бинасы – күп тамашачы өчен иң якын һәм иң җылы урын. Яңасын аның кадәр якын итәрләрме икән?

– Хәтеремдә: әлеге бина ачылгач, халык гел аны карарга агылды. Яңа урынга да халык күпләп театр бинасы белән танышырга йөрер. Аннан соң, театр яратучы тамашачы барыбер беркайчан да кимемәс дип уйлыйм. Сүз уңаеннан, менә хәзер – яңа бинага яңа образлар өчен киемнәр тектереп йөргән вакытыбыз.

– Образлар дигәннән, Камал театры билетёрлары көләч йөзләре, зәңгәрсу төстәге зәвыклы милли киемнәре белән башкаларыннан аерылып тора. Дистә еллар эчендә ул күп үзгәрешләр кичердеме?

– Образны 4–5 тапкыр алыштырганмын икән. Минем килү чорым көрән костюмга эләкте. Аннан кара жилет, кара итәкләр кидек. Ачык яшел костюм кигән вакытлар да булды. Әлеге зәңгәрсу костюмнарга да шактый еллар инде.

– Театр фанаты, спектакльләргә иң күп йөрүче популяр тамашачы дип кемне атый аласыз?

– Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев үз вакытында Камал спектакльләренең берсен дә калдырмый иде. Ә хәзер беренчелек – җырчы Салават Фәтхетдиновта! Спектакльләрне калдырмый, инде 100 тапкыр караганнарына да кабат-кабат килеп, кет-кет көлеп утыра ул. Җырчы Нурзадә, Айгөл Бариева да театрга еш яратып йөри.

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү