Президент Владимир Путин махсус җайланмалар ярдәмендә автомобильнең дәүләт номерын яшерүчеләрне 1,5 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итүне күздә тоткан законны имзалаган.
«РИА Новости» хәбәренә караганда, моңа кадәр пычраклыгы аркасында яки башка сәбәптән автомобиле номерын танып булмаган йөртүчегә кисәтү ясалган яки 500 сум штраф салынган. Номерсыз йөргән яки номерын яшергән «авто» хуҗасы бер айдан өч айга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән яисә 5 мең сум штрафка тартылган. Ялган номер урнаштырган өчен штраф күләме – 2,5 мең сум, аннан файдаланган өчен ярты елдан бер елга кадәр «права»дан мәхрүм итү каралган булган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat