Бер картлар йортын оештыручыны һәм анда үлгән әбинең туганын СИЗОда калдырганнар

Казанның Совет районы суды Щербаково бистәсендәге картлар йортында үлгән әбинең туганы Ирина Белозерованы һәм шәхси пансионатны оештырган 40 яшьлек Чулпан Мифтахованы СИЗОда калдырган. Тикшерүче бу хатын-кызларга арест вакытын озайтуны сораган, чөнки, аның әйтүенчә, алар кырын эштә катнашкан иптәшләрен кисәтергә яки тикшерүгә комачауларга мөмкин.

“Бик күп экспертизалар уздырырга, кимендә 40 шаһиттан сорау алырга кирәк әле. Шуңа күрә Мифтахова белән Белозеровага карата чикләү чарасын 3 айга – 19 гыйнварга кадәр озайтырга кирәк”, – дигән тикшерүче.

Судья, адвокатларның каршы килүенә карамастан, хатын-кызларның икесенә карата да чикләү чарасын озайткан.

Исегезгә төшерәбез: сентябрь башында Казан янындагы Щербаково бистәсендә өлкәннәр өчен оештырылган шәхси пансионат тирәсендә бик зур шау-шу купты. Биредә 100 миллион сумлык мөлкәткә ия булган Алевтина Канашева җан тәслим кылган. Оныгы әбисенең акчасын урлаулары турында полициягә мөрәҗәгать иткәч, җинаять эше ачылган.

Җеп очы полиция хезмәткәрләрен өлкәннәр өчен шәхси пансионатка алып килгән. Алар бер бүлмәдә, тере картлар белән беррәттән, үлгән кешенең мәетенә дә тап булган. Пансионатта 22 кеше яшәгән. Полиция хезмәткәрләре биредә булып киткәннән соң, картларны хастаханәләргә озатып, кирәкле медицина ярдәмен күрсәткәннәр. Прокуратура, бик күп таләпләрнең үтәлмәве сәбәпле, пансионатны япкан.

Пансионатны оештыручы Чулпан Мифтахова сентябрь башында иминлек таләпләренә җавап бирмәгән хезмәтләр күрсәтүгә бәйле рәвештә кузгатылган җинаять эше буенча кулга алынган. Совет районы суды тикшерү вакытында аны СИЗОга озаткан. Судта ул үлем хәленә җитә язган өлкәннәрне пансионатка картларны үзләре карарга иренгән гамьсез, ваемсыз туганнары алып килгәнлекләре турында сөйләгән.
Тикшерүчеләр версиясе буенча, Ирина Белозерова өлкән яшьтәге бай туганын алдап, аның мөлкәтен үзләштергән.

“Белозерова һәм Мифтахова, шулай ук әлегә кемнәр икәнлеге ачыкланмаган кешеләр, Канашеваны үзләре ягына аударып, ышанычнамәгә кул куярга мәҗбүр иткәннәр. Шуннан соң аның йөз миллион сумлык мөлкәтен: торак йортын, фатирын, торак булмаган бүлмәләрен үзләштергәннәр. Моннан тыш әлегә кемнәр икәнлеге ачыкланмаган кешеләр, Канашеваның сәламәт булуы, бернинди дә авырулары табылмавы турында судка белешмә тапшырганнар”, – дип сөйләп үткән тикшерүче судта.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү