Чайлдфрины пропагандалаган өчен штраф кертү турында закон проектын хупладылар

Дәүләт Думасының Мәгълүмати сәясәт комитеты чайлдфри идеологиясен пропагандалау буенча тыюны бозган өчен административ җәзага тарту закон проектын хуплады. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Гражданнарга – 50 меңнән 100 мең сумга кадәр, вазифаи затларга – 100 меңнән 200 мең сумга кадәр, юридик затларга 800 меңнән 1 млн сумга кадәр штраф рәвешендә җәза бирмәкчеләр.

Әлеге тыюны массакүләм мәгълүмат чараларында яки интернетта бозучы гражданнар – 100 меңнән 200 мең сумга кадәр, вазифаи затлар – 200 меңнән 400 мең сумга кадәр, юридик затлар 1 млн сумнан 4 млн сумга кадәр штрафка тартылырга мөмкин.

Чайлдфри пропагандасы балигъ булмаганнар арасында күзәтелсә, гражданнарга – 100 меңнән 200 мең сумга кадәр, вазифаи затларга – 200 меңнән 400 мең сумга кадәр, юридик затларга 1 млн сумнан 2 млн сумга кадәр штраф түләтү тәкъдим ителә.

Шундый ук гамәлләр интернет яки массакүләм мәгълүмат чараларын җәлеп итеп башкарылса, штрафлар тагын да артачак.  Бу очракта гражданнар өчен – 200 меңнән 400 мең сумга кадәр, вазифаи затлар өчен – 400 меңнән 800 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 2 млн сумнан 5 млн сумга кадәр күләмдә штраф каралган.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү