Казандагы борынгы мәчетләрнең берсе янә ишекләрен ачты

“Ак мәчет”кә дога кайтты. Башкаланың Яңа Татар бистәсендә төзекләндерелгән тарихи мәчет ачылды. Моннан ике гасыр элек нигез салынган, тирән һәм аянычлы язмышка дучар булган әлеге иман йорты – кабат сафка баскан соңгы тарихи мәчет.

Соңгы ике ел дәвамында төзекләндерелгән “Ак мәчет”нең тантаналы ачылышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ул да әлеге иман йортының бер гасырга якын эшләми торуын ассызыклады.
– Инде менә мәчет төзекләндерелде. Бу эшне күптән башкарырга кирәк булган, әмма, ни кызганыч, кулыбыз җитмәгән, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Төзекләндерү эшләрен башкарган командага зур рәхмәт. Бик яхшы килеп чыкты. Хәзер инде олыларга да, яшьләргә дә шушы матур дин йортында гыйбадәт кылырга, бәйрәмнәрдә җыелырга кирәк. Игелеге булсын! Хәерле сәгатьтә!
Тарихтан билгеле булганча, хәзерге мәчет урынында 1741 елда ук агач иман йорты төзелгән булган. 1801-1805 нче елларда Ракый бай исеме белән танылган сәүдәгәр таш мәчет төзетә. 1929 елда “Ак мәчет” ябыла, 1930 елда аның манарасы киселә. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да әлеге дин йортының тирән һәм аянычлы тарихка ия булуын искәртте.
– Заманында монда төрле оешмалар да урнашкан. Фаҗигале язмышка дучар булган бу мәчетнең бүген, ниһаять, ишекләре янә ачыла, – диде ул. – “Ак мәчет” – башкалабызда сакланган һәм төзекләндерелгән соңгы тарихи мәчет. Бу җәһәттән дә аның мөселманнар өчен әһәмияте бик зур. Шулай ук ул республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты булып санала. Ягъни аны төзекләндергән вакытта без Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты ярдәменнән башка булдыра алмадык. Ә инде эшебезнең нәтиҗәсен үзегез дә күрәсез, бик күркәм килеп чыкты.
Камил хәзрәт “Ак мәчет” белән бәйле бер хикмәтле хәл турында да сөйләде. Дөресрәге, Әмирхан Еникиның “Мәчет елый” әсәрен искә төшерде. Ник дигәндә, әдипнең әлеге хикәясе нәкъ менә шушы мәчет турында.
– Совет чорында мәчет ябылгач, халык арасында сүз таралган: имеш, ахшам вакытында иман йортыннан бала елаган тавыш ишетелә. Билгеле, автор бу тавышның кайдан килүен тәгаен генә әйтми, укучыга уйланыр өчен җирлек калдыра, – дип сөйләде Татарстан мөфтие.

«Ул кышны Яңа бистә татарлары арасында гаҗәеп сәер бер хәбәр тарала башлый: күптән түгел ябылган шундагы мәчет елап утыра, имеш. Дөресрәге, таш мәчеттән һәр көнне, караңгы төшкәч, бала җылавына охшаган тавыш ишетелә…»
(Әмирхан Еникиның «Мәчет елый» әсәреннән)

Мәчетнең имам-хатыйбы итеп билгеләнгән Фәрид хәзрәт Сәлмән сүзләренә караганда, тарихи бина булгач, аны төзекләндергәндә билгеле бер кыенлыклар килеп чыккан.
– Тарихи бина булган урында яңа, өстәмә биналар төзү мөмкин түгел диярлек. Безнең тәһарәтханә, ашханәләр барысы да өстәмә бинада. Аны төзү бераз гына тоткарлык тудырды. Әмма, Аллага шөкер, канун ягыннан да җиренә җиткереп эшләдек. Мәчет – үз урынында, өстәмә биналар үз урынында тора, – дип аңлатты ул.
Төзекләндерү эшләре барышында совет чорындагы янкормалар сүтелә, манара, мәчет коймалары торгызыла, дин йортының тарихи йөзе кайтарыла. Мәчет үзе ике катлы, икенче катта – ир-атлар өчен ике намаз залы, ә беренче катта аерым керү урыны булган хатын-кызлар залы урнашкан. Мәчет комплексының гомуми мәйданы – 1466 квадрат метр.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү