Төркиядә 6,1 магнитудалы җир тетрәү булган

Төркиянең көнчыгышында, 400 меңнән артык кеше яшәүче Малатья шәһәреннән 47 километр ераклыкта 6,1 магнитудалы җир тетрәү теркәлгән.

ТАСС агентлыгы хәбәр иткәнчә, җир тетрәү үзәге 9 километр тирәнлектә урнашкан.

Җир тетрәү 10.46 сәгатьтә булган. Ул урамга йөгереп чыккан җирле халык арасында паника куптарган. Хәзерге вакытта җимерелгән яки зыян күргән биналар турында мәгълүмат юк.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү