Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда кайбер дини урыннарда булды. Аны Казан мэры Илсур Метшин, Рәис ярдәмчесе Олеся Балтусова, Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин озатып йөрде.
Рөстәм Миңнеханов иң элек Казан Богородица монастыренә тукталды. Биредә 3 ел элегрәк, яңартылганнан соң, Казан Изге Мәрьям ана иконасы соборы ачылды. Рәис поручениеләре исемлеге кысасында монастырьне алга таба торгызу эшләре башкарыла. Быел март аенда проектлау эшләре башланып киткән. Бүгенгә конструкцияләр һәм нигезләрне тикшерү эшләре башкарылган, архив тикшеренүләре үткәрелгән, авариягә каршы чаралар проектлары эшләнгән.
Казан епархиясе тәкъдиме нигезендә, Никола Тульский чиркәве бинасы комплексның беренче чиратта төзекләндерелергә тиешле объекты буларак билгеләнгән. Бу корылманың силикат кирпечтән төзелгән өченче катын сүтеп, элеккечә калдыру күздә тотыла.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов һәлак булган хәрбиләр истәлегенә 1823 елда төзелгән храм-һәйкәлне төзекләндерү-торгызу эшләренең барышы белән танышты. Ул Казансу елгасында урнашып, туфрактан өеп ясалган күперчек белән ярга тоташтырылган. янында урнашкан. Һәйкәл биек постаментка күтәреп куелган дүрткырлы кисек пирамидадан гыйбарәт. Дүрт ягында – грек болдырлары һәм ике колонна белән бизәлгән бинага керү урыннары. Биредә төрле елларда төзекләндерү эшләре уздырылган. Быел храмны яңартуга керешкәннәр. Реставрация эшләре 2026 елда тәмамланырга тиеш. Яңартылганнан соң һәйкәлнең туристлар һәм Казанда яшәүчеләрне күбәк җәлеп итә башлавы көтелә. Аларга уңайлы шартлар тудыру өчен җәяүлеләр юлларын, шулай ук елга трамвайлары өчен причал булдыру күздә тотыла.
Рөстәм Миңнеханов 1802 елда төзелгән “Иске таш” мәчетен дә карады. Аллаһ йорты үз вакытында Яңа Татар бистәсенең җәмәгать үзәге булып торган. Советлар Союзы чорында, мәчетне ябып, аннан башкача файдаланылган. Башта мәктәп ачканнар, шуннан соң складка әйләндергәннәр. 1990 нчы елларда мәчет дин тотучыларга кире кайтарылган. Узган елда биредә ремонт-торгызу эшләре башланып, быел август аенда төгәлләнгән. Яңарту эшләре “Тарихи хәтер” проекты кысасында федераль акча хисабына башкарылган.
Сәфәре ахырында Рөстәм Миңнеханов реставрацияләнгән “Әл-Мәрҗани” мәчетендә булды. Аны 18 гасырның икенче яртысында төзегәннәр. Татарстан башкаласында таштан төзелгән тәүге мәчетләр исәбенә керә. Ремонт эшләре ике этапта башкарылган. Мәчетнең гөмбәзе һәм фасадларын, манарасы һәм түбәсен яңартканнар. Җылыту, җилләтү системаларын, суүткәргечен һәм электр белән тәэмин итү челтәрен алыштырганнар. Реставраторлар мәчет фасадын барокко стилендәге тарихи “кыяфәтенә” кире кайтарганнар.
Рөстәм Миңнеханов бу мәчеттә быел август аенда булган иде инде. Ул вакытта ремонт-торгызу эшләрен төгәлләү бурычы куелды. Хәзерге вакытта яңарту эшләре тулысынча тәмамланган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat