Казаннан Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә быел дүртенче тапкыр гуманитар йөк озатылган

Төзелеш материаллары, шулай ук көнкүреш химиясе, бу шәһәрләрдә яшәүчеләр кирәкле башка товарлар юлланган.

Бүген Казан Кремле яныннан Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә гуманитар йөк озатылган. Быел “Добрая Казань” оешмасы белән берлектә шәһәр халкы һәм предприятиеләр туплаган гуманитар йөкнең дүртенчесе инде бу. Татарстан карамагындагы шәһәрләрдә яшәүчеләр өчен азык-төлек, көнкүреш химиясе һәм төзелеш материаллары (барлыгы 91 тоннадан артыграк) төягән биш фура юлга кузгалган, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе.

Бу юлы йөкнең төп өлешен төзелеш материаллары, шулай ук көнкүреш химиясе, бу шәһәрләрдә яшәүчеләр өчен кирәкле башка товарлар тәшкил итә. Төбәктә тормыш акрынлап үз көенә кире кайта, һәм ярдәм дәвам итәчәк.

Республика карамагындагы шәһәрләрнең торак фондын һәм коммуналь инфраструктурасын яңарту өчен 47 тонна шифер, 19 тонна ОСБ плиткасы, 9 тонна поликарбонат, махсус техника өчен запас частьләр, 16 тонна азык-төлек һәм көнкүреш химиясе җибәрелгән.

Махсус хәрби операция башланганнан бирле шәһәр мэриясе “Добрая Казань” белән берлектә 83 фура – барлыгы 1574 тонна гуманитар йөк юллаган инде. Моңа кадәр июнь аенда Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләргә гуманитар йөк озатылган булган.

Казанда гуманитар ярдәм җыю пунктлары эшләвен дәвам итә. Йөкләр Горький шоссесында урнашкан складта туплана.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү