Ринат Таҗетдинов вафат: «Үкенечле дә кебек түгел, ләкин нидер чеметә»

«Мин инде – өлкән кеше, ләкин күңелем яшь. Әле сәхнәдә очрашырбыз, Алла боерса!» – дигән иде Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ринат Таҗетдинов 85 яшьлек юбилей кичәсендә. Әмма, ни кызганыч, яшь күңелле олпат артистка шул көннән соң сәхнәдә озак уйнарга насыйп булмады…

«Беркайчан зарланмады»

СССРның Дәүләт премиясе, Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, «Алтын битлек» премиясе лауреаты, милли сәхнәбезнең якты йолдызы, халкыбызның яраткан артисты Ринат ага Таҗетдинов 86 яшендә вафат булды. 60 елдан артык гомерен татар театрына багышлаган шәхес турында замандашлары аның үзе шикелле җылы һәм якты хатирәләре белән уртаклашты.

Аның уйлары да һәрвакыт якты иде, диде Камал театры директоры Илфир Якупов.

– Гаҗәеп талантлы актер гына түгел, зирәк акыллы, ярдәмчел кеше иде Ринат абый. Яшьләргә аеруча хәерхаһлы булды. Киңәш сорап килсәң, кире бормады. Әле, киресенчә, олы башын кече итеп, безнең белән киңәшләшә иде. Яшьләрнең фикерләренә колак салды, беркайчан да каршы килмәде, – дип искә алды ул. – Соңгы берничә елда аның театрдан китәсе килде. Арыды ул, кеше янында да читенсенде. Гомере буе сәхнәдән төшмәгән, армый-талмый эшләгән актерга рольләрсез тору да авыр булгандыр. Эштән җибәрүне сорап килгән чакта мин аңа: «Юк, Ринат абый, мин тере һәйкәлләрне эштән җибәрә алмыйм», – дип әйтә идем. Моңа да күнде. Һәм беркайчан зарланмады.

Ринат Таҗетдинов соңгы бер елда спектакльләрдә катнашмаган. Авырганын артык күрсәтергә тырышмаган ул, ә бары «картлык…» дип кенә чикләнә торган булган.

«Актер шундый була»

Мәрхүмнең 85 яшьлек юбилеенда Дәүләт Киңәшчесе, Камал театрының тугры тамашачысы Минтимер Шәймиевнең әйткән сүзләрен дә искә төшерик.

– Актер кеше шундый булырга тиеш инде ул. Күпме хезмәт куйган – 100гә якын роль уйнаган бу егет. Тавышың да туйдырмады синең, чынлап әйтәм. Ринат тавышы бу, дип әллә кайдан ишетеп торабыз – күңелләр күтәрелеп китә. Менә шундый кешеләр белән яшибез! «Баскетболист» спектаклен гомердә дә онытмыйм. Аны караганнан соң, без чыннан да кече буйлы халык, безгә үсәргә кирәк икәнен аңладык. Мин кайчагында, спектакльдә булдымы бу, чын тормышта күрдемме моны, дип уйлап куям. Актерның көче, театрның көче әнә шунда инде ул. Шундый зур эз калдырасыз бит! Йөзләп роль башкарып, һәрбер рольдә сине яратып, сине хөрмәт иткәннәр икән, бу инде – үзе бер батырлык. Сәнгатьнең роле тормышыбызда бик зур. Аны сез барлыкка китерәсез, сез үткәрәсез безнең йөрәккә. Тарихта эз калдырган актерларыбыз турында сокланып сөйлибез. Шуларның берсе бүген монда басып тора. Безнең сезне яратмый хәлебез юк – сез яраттырасыз, – дигән иде ул.

«Театрның йөзек кашы булды»

Ринат Таҗетдинов – легендар «щепкинчы»ларның берсе. Минтимер Шәймиев әйтмешли, аларның Татарстанга кайтып керүе татар сәнгате үсешендә әйтеп бетергесез зур роль уйнады. Мәрхүмнең сабакташы, Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла, Казанга кайткач, «щепкинчы»лар арасында беренчеләрдән булып төп рольне нәкъ менә Ринат Таҗетдинов уйнаганын искә алды.

– Островскийның «Котырган акчалар» спектаклендә катнашты ул. Марсель Сәлимҗановның диплом спектаклендә. Хәлил Әбҗәлилов, Шәхсәнәм Әсфәндиярова кебек мәшһүр артистлар арасында яңа гына укып кайткан яшь егетнең уңыш казануы барыбызның да уңыш казануы сыман тоелды. Шуннан соң ул һәрвакыт баш рольләрне уйнады. Эпизодик рольләрдә бик хәтерләмим мин аны. Рольләрен санап бетереп булмый, әмма ул һәрвакыт уңыш казанды, театрның йөзек кашы булды, – дип искә ала Рабит ага. – Ринат гаҗәеп бай иҗат тормышы узды. Аның һәр роле үзенә килешеп тора иде. Яки ул рольләргә ятышып торды – таланты шундый иде аның. Үзенә бик таләпчән булды. Мишәр егете булгач, бераз акцент белән сөйләшә иде. Үзенә карата тәнкыйтьне кабул итә белеп, саф әдәби телдә сөйләшә торган актерга әйләнде.

Ринат Таҗетдинов дөньялыкта эшен эшләп бетерүе, эз калдыруы, максатына ирешеп китүе белән бәхетле. Тик үлем үкенечсез булмый шул.

– Инде 87не тутырып киләбез. Яше бар иде инде. Әллә ни үкенечле дә кебек түгел, ләкин нидер чеметә, – диде Рабит Батулла да. – Рәйсә белән (мәрхүмнең тормыш иптәше. – Авт.) бик тигез гомер кичерделәр, парлашып картайдылар. Аларның култыклашып бакчада йөрүләре генә дә ни тора!.. Ул яктан да бәхетле иде Ринат. Кызлар үстерделәр. Аның берсе әтисе эзеннән китте – хәзерге көндә Казан театр училищесын җитәкли. Нәрсә әйтәсең, тулы бәхетле гомер кичерде Таҗетдиновның гаиләсе. Бик яратышып яшәделәр…

«Олы башын кече итеп…»

Ринат абый кебек олпат артист белән бер дәвердә яшәвебез белән дә бәхетле без. Яңа буын татар артистларының берсе – Тинчурин театры актрисасы Резеда Сәлахова сүзләре бу.

– Ни кызганыч, Ринат абый белән бергә иҗади проектларда катнашырга насыйп булмады. Әмма без аның белән бер дәвердә яшәвебез белән генә дә бәхетле. Аның талантлы, олпат артист икәнен барыбыз да белә. Мин Ринат абыйның ни дәрәҗәдә кешелекле, киң күңелле шәхес булганын әйтәсем килә. Яхшы хәтерлим, Илгиз Зәйниев үз әсәре буенча куйган «Мәдинә» спектакленә килгән иде ул. Килеп кенә калмады, олы башын кече итеп, актерлар янына гримеркага кереп, безне кочаклап, һәркайсыбызны «Синең уңышларың өчен сөенәм» дип канатландырып, җылы сүзләр әйтеп чыгып киткән иде, – дип искә ала Резеда.

Тинчурин театры белән күрше бинада яшәгәч, Ринат аганы һәм аның тормыш иптәшен еш күрә торган булган алар.

– Алар көн дә, култыклашып, урам буйлап йөрергә чыгалар иде. Аларны күргәч, күңелдә җылылык йөгерә… Шул яшьтә дә тиң ярың белән парлашып, култыклашып йөрсәң иде дигән җылы бер теләк уяна иде. Алар һәрвакыт хәрәкәттә булдылар. Менә шундый булып истә калган Ринат абый. Нишләтәсең, ничә яшьтә ишек шакыса да, үлем һәрвакыт үкенечле була, – диде Резеда Сәлахова.

Ул да Ринат аганың үзеннән соң татар театры, татар мәдәнияте тарихында бик тирән эз калдыруын кабатлады. Яраткан артистыбызның урыны җәннәттә, рухы шат, караңгы гүре якты булсын.

Ринат Арифҗан улы 1938 елның 1 гыйнварында Буденный (хәзерге Чүпрәле) районының Кече Чынлы авылында туган. 1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын тәмамлый һәм шул елдан бирле Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли. Йөзләгән роль башкара. 29 яшендә ул «Гүзәлем Әсәл» спектаклендә башкарган Ильяс роле өчен республикабызның иң мәртәбәле бүләгенә – Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 1989 елдан Татарстанның Театр әһелләре берлеге рәисе вазыйфасын башкара.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү