Галимнәр бакча җиләгенең йөрәкне сәламәтләндерүен ачыклаганнар

Галимнәр көненә 1-4 чынаяк бакча җиләге ашарга киңәш итә.

Виктория җиләген һәр көн саен куллану холестеринны төшерүгә һәм йөрәк авыруларына китерердәй ялкынсынуларны киметүгә ярдәм итә. Бу хакта “Газета.Ru” Калифорния университеты галимнәренең ачышына таянып яза.

Галимнәр 2000-2023 елларда 60лап төрле тикшеренү уздырган. Тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, бакча җиләгендә полифенол һәм клетчатка кебек файдалы матдәләр күп. Ә алар, “начар” холестеринны, ялкынсынуларны киметеп, йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтүгә ярдәм итә.

Викториянең яңа гына түтәлдән җыеп алынганы да, туңдырылганы, төелгәне – барысы да файдалы. Галимнәр әйтүенчә, йөрәк-кан тамырлары сәламәтлеген яхшырту өчен көненә 1-4 чынаяк җиләк ашарга кирәк.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү