БРИКС көннәрендә тагын кайсы автобус һәм троллейбусларның хәрәкәте үзгәрәчәге билгеле

Казанда БРИКС саммиты көннәрендә тагын 91 нче автобус һәм 8нче троллейбус маршруты үзгәртелә. Бу хакта өстәмә рәвештә Татарстан башкаласы мэриясенең телеграм-каналында хәбәр ителгән.

Башкарма комитетта билгеләп үткәнчә, 22-24 октябрьдә 91 нче автобуслар – Чехов базарына, ә 8нче троллейбуслар – Тукай скверына кадәр йөриячәк. Моннан тыш, инде алдан хәбәр ителгәнчә, 28 һәм 28а автобус маршрутлары, шулай ук 2, 3, 5 һәм 7 нче троллейбуслар вакытлыча йөрмәячәк.

Саммит көннәрендә Казанда яшәүчеләр һәм кунаклар метродан бернинди чикләүсез файдалана алачак. Электр поездлары иртәнге 6дан төнге 12гә кадәр йөриячәк. “Пик” сәгатьләрендә – һәр 6 минут саен.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү