Самокатчыларны 16 яшьтән йөртүче таныклыгы алырга мәҗбүр итмәкчеләр

Электр самокатларыннан, элеккечә, 14 яшьтән түгел, ә 16 яшьтән генә файдаланырга рөхсәт бирү күздә тотыла. Шул ук вакытта, “Известия” язганча, аларны йөртүче таныклыгын алырга мәҗбүр итмәкчеләр. Хөкүмәт Эчке эшләр министрлыгына бу мәсьәләне хәл итү буенча эшләргә кушкан да инде.

Министрлар Кабинетының Транспорт департаментында узган киңәшмәдә Транспорт, Эчке эшләр, Юстиция, Цифрлы үсеш министрлыклары вәкилләре, Дума депутатлары самокатта йөрүчеләрнең минималь яшен 16 яшь итеп билгеләү һәм аларга “права” алу зарурилыгы белән килешкән. Мотоцикл һәм мопедларга йөртүче таныклыгын да шушы яшьтән алырга мөмкин.
Хакимияттәгеләр тротуар һәм юлларда самокатта йөрүне тыярга ниятли. Ләкин бу чикләү әле үз көченә кермәячәк. Иң элек самокатчыларга махсус юллар булдырырга кирәк булачак чөнки.
Исегезгә төшерәбез: июль аенда Дәүләт Думасы кагыйдәләрне бозган өчен, аерым алганда, исерек хәлдә йөргән өчен, тизлекне арттырган өчен, сәламәтлеккә зыян салган өчен электр самокатчыларын штрафка тарту буенча закон проектын беренче укылышта хуплаган. Дума Рәисе Вячеслав Володин үзенең телеграм-каналында самокатларны тулысынча тыю мәсьәләсен куйган. Язылучыларының 70 проценты аны хуплаган.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү