Татарстан табиблары сырхауның бугазыннан бик зур шеш алган

Республика клиника хастаханәсе табиблары 67 яшьлек ир-атның бугазыннан гаять зур шеш – миксома (яман шеш түгел) алганнар. Бу хакта “Татар-информ” клиниканың матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Миксома гадәттә йөрәктә үсә. Тамакта бик сирәк кенә барлыкка килә. Россиядә моңа кадәр 2 шундый очрак теркәлгән.
Сырхауның бу шеше икенче тапкыр үсеп чыккан икән инде.
“Беренче тапкыр 2021 елда диаметры 3 сантиметрлы шеш үсеп чыккан. РКБның лор бүлеге хирурглары, операция ясап, шешне алган. Быел язын ир-ат янә табибларга күренгән: шеш яңадан үсеп, йотарга комачаулаган”, – дип сөйләп үткәннәр республика клиник хастаханәсенең матбугат хезмәтендә.
Хастаханә табибларына бу юлы инде диаметры 8 сантиметрга җиткән шешне алырга туры килгән. Операция 1,5 сәгать дәвам иткән. Хирурглар шешне сырхауның авызы аша тартып чыгарган. Хәзер ир-ат савыгып килә.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү