Казандагы БРИКС казаны ниләр белән истә калачак?

Елның иң зур халыкара сәяси вакыйгасына кадәр санаулы көннәр калды. 22–24 октябрьдә Татарстан башкаласы БРИКС саммитын кабул итәчәк. Быел ул уналтынчы тапкыр, әмма тарихта тәүге тапкыр киңәйтелгән составта, хәзер оешмага ун ил керә, узачак. Катнашучылар исемлеге дә саллы. Безгә 33 ил җитәкчесе (24е башлык дәрәҗәсендә) киләчәк. Башкала халкына саммит чаралары кагылмаса да, сәяси вакыйгага бәйле чикләүләргә әзер булып торырга куштылар. Казандагы БРИКС казаны ниләр белән истә калачак? Саммит атнасының «яшәү кагыйдәләре»н барлыйбыз.

Урамда йөрү

Саммитның төп чаралары «Казан Экспо» күргәзмә үзәге, Казан Кремле һәм Казан Ратушасында узачак. Шуңа күрә чара көннәрендә бу тирәдә йөрмәвең хәерле. Хәер, кертмәячәкләр дә. Казан мэриясе алдан ук саммит көннәрендә ябылачак һәм хәрәкәт итү чикләнәчәк урамнар исемлеген әйтте. Автобус һәм троллейбуслар йөрешенә бәйле үзгәрешләр дә бар. Бик тә кирәк булса, үзәккә метро белән барырга киңәш иткәннәр. Ул иртә-кич алты минут саен йөреячәк. Шәһәр үзәгендә яшәүчеләргә исә үзләре белән паспорт йөртәсе. Хокук саклаучылар туктатса, бу тирәдә яшәвеңне раслап күрсәтергә туры киләчәк. Аэропорт тирәсендә һәм Казанда йөк машиналары хәрәкәтен дә чикләячәкләр. «Саммит дип бензинсыз калмабызмы?» – дип борчылучыларны Казан башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров тынычландырды. «Барысы белән дә килештек, ягулыкны төнлә ташыячаклар», – диде ул.

Уку һәм эш

Казан мәктәпләре гадәттәгедән бер атнага иртәрәк, 21 октябрьдән көзге каникулга китә. 22–24 октябрьдә балалар бакчаларында да дежур төркемнәр генә эшләячәк. Тәрбиячеләр әти-әниләргә баланы китермәскә өндәгән смс-хәбәрләр таратты инде. Казан мэриясендә исә йөрмәгән көннәр өчен акчаны кире кайтарырга вәгъдә иттеләр. Сүз ашауга киткән акча турында бара, күрәсең. Аны бала авырып, бакчага йөрмәгән очракта да исәпләмиләр. Көллият, техникум, вуз студентлары – дистантта, ә дәүләт хезмәткәрләре – каникулда. Соңгыларына «чара вакытында җәмәгать тәртибен көчәйтү һәм иминлекне тәэмин итү максатынан» эш хакын саклап, өч көн ял бирделәр.

Шәһәрдә ял итү

19–24 октябрь көннәрендә Казанда самокат һәм велосипедларны прокатка алу тыелачак. Аларны  күздән югалттылар инде. Каршеринг яки арендага алган машинаны да шәһәр үзәгендә калдырырга ярамаячак. Казан Кремле, Милли китапханә, «Урам» паркы ябылачак. «Без алдан ук саммит көннәрендә башкалага туристлар чакырмаска киңәш иттек», – диде Татарстан Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов Казан Кремленә экскурсияләрне туктатып тору турында сүз чыккач. Спорт җанатарларына да сабыр итәсе: 10 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр барлык спорт чараларын күчергәннәр. Чикләүгә «Ак барс», «УНИКС» һәм «Рубин» уеннары да эләккән.

Иске машина, хәмер һәм белешмә

22–24 октябрьдә Казанда Күпфункцияле үзәкләр эшләмәячәк. Шуңа күрә кәгазь эшен кичектереп торырга киңәш иткәннәр. Республика районнарындагы филиаллар исә гадәти режимда эшләячәк. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карар нигезендә, Казанда өч көн хәмер сатмаячаклар. Дөрес, саммит чаралары узган биналар тирәсендә генә. Ә менә социаль челтәрләрдә таралган, иске машинада йөрүне тыюга бәйле хәбәрне кире какканнар. Казан мэриясендә әйтүләренә караганда, мондый күрсәтмә юк. Әмма ГАИ хезмәткәрләренең юлда йөрүчеләргә игътибары күпкә артасы көн кебек ачык.

«Тимә, БРИКСка ул…»

Казан халкы тыңлаучан да, мәзәкчән дә. Казан мэры Илсур Метшин шул фикердә. Ул социаль челтәрләрдә таралган, БРИКС саммитына әзерлеккә бәйле төртмәле фоталарга җавап бирде. Аларның берсендә эскәмияне полиэтилен пакет белән урап куйганнар. «Тимә, БРИКСка ул…» дип язып куйган автор. «Халыкара сәяси чарага әзерлек кысасында, шәһәрне рәткә китерү өчен 7,9 миллиард сум акча бүлеп бирелде. Бу эшләр барысы да шәһәр халкына калачак. Дәүләт башлыклары аларны пакетка тутырып, үзләре белән алып кайтып китмәячәк», – диде мэр.

БРИКС саммиты – икътисадый яктан алга киткән илләрнең хезмәттәшлек мәсьәләләрен уртага салып сөйләшү урыны. Моңа кадәр әлеге оешмага биш ил (Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка Республикасы) керсә, 2024 елның 1 гыйнварыннан катнашучылар саны ике тапкыр артты. Исемлеккә Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Иран, Эфиопия, Мисыр һәм Согуд Гарәбстаны өстәлде. Дөрес, соңгысының рәсми статусы Казанда узачак саммит барышында расланып бетәчәк, дип ачыклык кертте Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков. Илбашы Казанда узачак саммитта егермедән артык ике яклы очрашу үткәрәчәк дип көтелә.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү