СВОда катнашучыларга тыныч тормышка җиңелрәк әйләнеп кайту өчен ярдәм итәчәкләр

Махсус хәрби операциядә катнашучылар тыныч тормышка җиңелрәк әйләнеп кайтсын өчен аларга тагын да күбрәк булышачаклар. Республикада бу юнәлештә тагын бер оешма эшли башлады. Яңа төзелгән Махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясенең Координация советы әгъзалары белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та очрашты.

Махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясе илнең 23 төбәгендә гамәлдә инде. Хәзер тыныч тормышка әйләнеп кайткан хәрбиләргә һәм фронттагыларга ярдәм күрсәтә торган төбәк иҗтимагый оешмасы республикада да бар.

– Махсус хәрби операциядә катнашучылар бездән еш кына: «Безнең өчен нинди дә булса берләшмә юкмы?» – дип сорыйлар. Чөнки аларның үзләре кебек үк, тыныч тормышка әйләнеп кайтуга бәйле сораулары булган кешеләр белән аралашу ихтыяҗы зур, – диде берләшмә төзелү уңаеннан үткәрелгән чарада «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды җитәкчесе Гүзәл Удачина.

Яңа оешманың рәисе итеп Татарстан Премьер-министры ярдәмчесе, генерал-лейтенант Владимир Майстренко сайланды. «Безнең ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр бар. Тиздән махсус хәрби операциядә катнашучылар кайтачак, безгә алар белән эшне оештырырга кирәк. Башка сугыш хәрәкәтләре ветераннары да моннан узды, кайдадыр алар белән эш үткәрелде, ә кайдадыр – юк. Хәрбиләргә социальләшүдә ярдәм кирәк булачак, чөнки күбесенең психикасына зыян килгән булырга мөмкин», – дип билгеләп үтте яңа сайланган җитәкче.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, бүген татарстанлылар махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларын намус белән үтиләр, батырларча Ватан иминлеге өчен көрәшәләр.

– Хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү – иң мөһим дәүләт бурычы. Махсус операциянең беренче көннәреннән үк без фронттагы сугышчыларыбызга кирәкле ярдәм күрсәтәбез, гуманитар миссияләрдә актив катнашабыз. Бу эшкә барлык дәүләт хакимияте органнары һәм муниципалитетлар, безнең предприятиеләр, кече һәм урта бизнес, иҗтимагый берләшмәләр һәм дини оешмалар, ихтыярилар һәм республикабызның гади халкы кушылды, – диде Татарстан Рәисе Махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясенең Координация советы әгъзалары белән очрашуда.

Рөстәм Миңнеханов җитәкче итеп сайланган Владимир Майстренконың «кайнар нокта»ларда зур хәрби тәҗрибәсе барлыгын, Төньяк Кавказ төбәгендә, Сүриядә хәрби хәрәкәтләрдә һәм Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашуын да билгеләп үтте. «Бәхәссез, ассоциация төзелү – бик дөрес адым. Махсус хәрби операция ветераннары, аларның гаилә әгъзалары мәсьәләләрен тотрыклы рәвештә хәл итәргә кирәк. Ассоциация бу эшкә актив кушылыр дип ышанам. Без үз ягыбыздан барлык кирәкле ярдәмне күрсәтәчәкбез», – диде Рөстәм Миңнеханов.

 

 

 

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү