Бүген, 21 октябрьдә, Татарстанда бераз салкынайта, антициклон тәэсирендә урнашкан коры һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшем булу ихтималы аз. Урыны белән төнлә төшкән томан иртәнге сәгатьләрдә сакланачак, ләкин көндезге сәгатьләрдә таралачак.
Төньяк җиле фаразлана, аның тизлеге 5-10 м/с тәшкил итәчәк, кайбер урыннарда (ләкин Казанда түгел) аның тизлеге 12 м/с ка кадәр көчәячәк (Бофорт шкаласы буенча 10,8 дән 13,8 м/с ка кадәр тизлектәге җил көчле дип атала).
Тәүлекнең якты вакытында Татарстанда һава 6-11 градуска кадәр җылыначак (ТР башкаласында — +8, +10 градуска кадәр)
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat