Үз илемдә – үз телем | «ВТ» газетасының махсус проекты | Сайхуновлар гаиләсе

Алар тормышның кадерен белеп яши. Юкка-барга бер-берләренең кәефен төшермиләр. Моңа вакытлары да юк, өстәвенә кулларында – кеше язмышлары. Ак халат ияләренең ике улы да әти-әнисе һөнәрен сайлаган. Ә гомумән алсак, Сайхуновлар гаиләсендә 14 табиб бар. Без бүген табиблар гаиләсе белән тату яшәү серләре, туганлык җепләре, туган телгә мөнәсәбәт, гореф-гадәтләрне саклау турында сөйләштек.

Гаилә ул – …

Марат Сайхунов (ир, әти, каената, дәү әти): 

… бәхет чыганагы.

Раушания Сайхунова (хатын, әни, каенана, дәү әни): 

… ышанычлы тыл.

Рөстәм Сайхунов (ул, ир, әти):

… бер-береңә ярдәм итү һәм таяныч булу.

Лилия Сайхунова (хатын, килен, әни):

…  мәхәббәт иле.

Әмир Сайхунов (ул):

… матур хатирәләр.

Тамерлан Сайхунов (онык), яшь ярым

ТӘРБИЯ

Төбәкара клиник диагностика үзәгендә неврология бүлеген җитәкләүче Марат Сайхунов балачактан ук табиб буласын белеп үсә. Апасы һәм абыйсы да шушы һөнәрне сайлаган бит. Апасы Марат әфәндедән – 16, абыйсы 11 яшькә олырак.

– Мин үскәндә, туганнарым студент иде инде. Аннары мәктәпне тәмамлаган чагымда, табиб булып эшли башлаганнар иде. Аларга карап, мин дә шушы һөнәрне сайладым, – дип сөйли Марат Сайхунов. – Апас районының Морзалар авылында туып үстем. Гаиләдә дүртенче, төпчек бала идем. Иркәләп тормадылар безне. Эш белән тәрбияләделәр. Казанга китеп, укырга кердем. Тулай торакта яшәдем. Менә анда яшәү тормыш тәҗрибәсе бирде. Мин аны әле дә онытмыйм. Бергә укыган курсташлар белән очрашкач, гел тулай торак тормышын искә алабыз.

Беренче елын алар Казанның Пионерлар урамында иске тулай торакта яши.  Аннары студентларны РКБ янәшәсендә яңа ачылган тулай торакка күчерәләр.  Әнә шунда булачак хатынын очрата да инде ул. Раушаниясе бер курска түбән укый. Азнакай районы кызы Маратны бер күрүдә ошата.

–  Кара бөдрә чәчләре, шомырттай кара күзләр әсир итте. Күрдем дә, кара әле, нинди чибәр егет, дип уйлап алдым. Маратым чибәр генә булып чыкмады, ул – бик дөрес тәрбия алган, хатын-кызны хөрмәт итә торган, киң күңелле кеше. Мин язмышыма Марат өчен бик рәхмәтле. Туган ягым еракта булгач, Апас районына еш кайтып йөрдек. Балалар бакчасыннан авырып кайтсалар, икешәр ай авылда торырлар иде. Әти белән әни безгә бик ярдәм итте. Урыннары оҗмахта булсын, – ди Раушания ханым. – Икебез дә табиб булгач, Марат белән бер-беребезне аңлап яшәдек. Безгә буш вакытлар кадерле булды. Мин Маратны бик яраттым. Хәзер дә арабызда зур мәхәббәт яши. Безгә бергә рәхәт. Кичләрен икәү генә янәшә утырып тору да яшәргә көч бирә. Еллар узган саен, яшьлектәге ярату зур хискә әйләнә. Аны әйтеп-аңлатып бетереп булмый. Кадер-хөрмәт арта. Балаларга үрнәк, бер-беребезгә терәк булып, озак еллар яши алсак иде.

Марат әфәнденең әти-әнисе дә исән түгел инде. Әмма уллары да аларга чиксез рәхмәтле. Алдынгы карашлы булганнары өчен, ди.

– Әтием Вәлиулла югары белемле агроном иде. Ул чакта авылда укыган кеше сирәк булды. Авыл хуҗалыгы оешмасын да җитәкләде ул. Әнием башта колхозда, аннары мәктәптә эшләде. Бик акыллы, төпле сүзле иде. Әгәр вакытында белем алса, аннан әллә кем чыгар иде, – ди Марат Сайхунов. – Мин – төпчек бала. Гадәт буенча төп йортта калырга тиеш идем. Әмма әти-әнием  авылда калуымны теләмәде. Дүрт бала да укып кеше булсын, диделәр. Инде әйткәнемчә, өчебез табиб, кечкенә апам төзүчелеккә укыды. Әти-әнигә безгә юл күрсәткән өчен дә рәхмәтлемен.

Марат әфәнденең туганнары киленнәрен бик ярата. Раушания ханым да аларга җылы мөнәсәбәттә. Азнакай кияве Марат әфәнде дә хатыны туганнарын бик хөрмәт итә.

– Ара ерак булгач, сирәк кайта идек. Әмма әти-әни исән чагында авылга сукмак өзелмәде. Гаиләбездә матур күренеш – әти  (хатынның әтисе) сугыш ветераны булгач, без һәр елны 9 Майга анда кайта идек. Бик күңелле итеп бәйрәм ясап утырдык. Әнә шулай әтине хөрмәтләдек. Хәзер инде әти-әниләр вафат. Әмма без бу традицияне бозмыйбыз. Ел саен нәкъ  шушы бәйрәмдә туганнар белән бергә җыелышабыз, – ди Марат Вәлиулла улы.

Җыелышу дигәннән, Сайхуновлар бергә җыелганда, араларында 14 табиб була икән. Гаилә хәлләре, тормыш турында сөйләшү акрынлап медицинага кереп китә. Бергәләп күп кенә мәсьәләләрне ачыклыйлар, сорауларга җавап табалар икән. Раушания ханым, Казан дәүләт медицина институтын тәмамлагач, табиб-терапевт белгечлеге буенча эшли, поликлиника мөдире була. Гомер буе ир белән хатынның кичләрен өйдә сөйләшкән сүзләре авырулары хакында була. Өйгә кайткач, эшне оныттык, дими алар. Кешеләргә ярдәм итеп яшиләр. Әле дә үзләренә килгән кешеләрне ачык йөз белән каршы алалар. Башкача мөмкин дә түгел. Сүз бит кешенең сәламәтлеге хакында бара. Марат Сайхунов – күпме гомерләрне саклап калган табиб ул.

– Замана белән бергә медицина да үзгәрде. Соңгы елларда Татарстанда гомер озынлыгы 10 елга артты. Дөрес, хастаханәләр салына, яңа үзәкләр ачыла. Әмма сәламәтлекнең 60–70 проценты кешенең үзеннән тора. Дөрес яшәргә тырышсак иде, – табиб-невролог.

Соңгы елларда күбрәк вакытын гаиләгә багышлый икән. Оныклары бар бит! Кечкенә Тамерлан дәү әни һәм дәү әти тәрбиясен тоеп үсә.

– Улыбыз Рөстәм мине дә уздырды. Мин Азнакай кызына өйләнсәм, киленебез Лилия – Башкортстаннан. Кода-кодагыйларга барыр өчен 12 сәгать вакыт кирәк. Әмма мәхәббәткә киртәләр юк. Алар да безнең кебек студент чакларында  очрашып йөри башлады. Улым аспирантурада укый һәм шул вакытта минем янымда эшли. Киленебез – балалар неврологы. Хәзер менә балаларга безнең ярдәм кирәк чак җитте. Яшьләргә ярдәм итмичә булмый, – ди Марат әфәнде.

Сайхуновларның кече уллары Әмир – Казан дәүләт медицина академиясе студенты. Балалар, әти-әниләренең авыр хезмәтен күреп үссәләр дә, табиб һөнәрен сайлаган.

– Кешеләргә ярдәм итә алуым белән бәхетлемен. Төп таянычым – әтием һәм әнием. Әтием юлыннан китү юкка түгел. Ул – бик тәҗрибәле табиб. Безгә диагноз куярга компьютер ярдәм итсә, әти кулына бер чүкеч тотып та кешеләрне дөрес дәвалаган, – ди улы Рөстәм.

ТЕЛ

Алар гаиләсендә башка телдә сөйләшмиләр. Ялгышып та! Җөмләгә башка телдә сүз кушмыйлар.

– Телне саклар өчен балаларың белән шул телдә сөйләшергә кирәк. Әби-бабай тәрбиясе дә зур роль уйный. Авылда үсүләре дә үзенекен итте. Элек бит авылда берәү дә русча сөйләшми иде. Ә хәзер  шәһәр баласына караганда авылныкы  күбрәк русча сукалый. Замана шаукымы дип кенә калмыйча, телне сакларга, оныттырмаска кирәк. Русча эндәшсәләр, йә җавап бирмә, йә татарча сөйләш! Безнең телне берәү дә бетерми. Бар да үзебездән тора. Улларым телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне саклар, дип ышанып әйтә алам, – ди Марат Сайхунов. – Татар теле бик кирәк ул. Әле авылларда русча аңламаучы, белмәүче кешеләр шактый. Андыйлар, тел белмәгәч, табибка барырга да куркып тора. Кайвакыт кабинетка керәләр дә, татарча сөйләшкәнне ишеткәч, йөзләре балкып китә. Медицина теле бит ул катлаулы. Татарчага күчерсәң, авырулар турында да йомшак итеп, аңлаешлы итеп сөйләп була. Менә шул чакта алар янымнан ярты терелеп чыгып китә инде.

РУХ

Быел Раушания ханым һәм Марат әфәнденең гаилә коруларына 30 ел булган. Алар аны Сайхуновларның төп йортында бәйрәм иткәннәр. Төпчек малай булгач, нигезне Маратлары саклап тота.

– Әти-әни йортын кадерләп карап торабыз. Яшәү көчен туып үскән йортымнан алам. Җәебез шунда уза. Ел саен туганнар белән бергә җыелышу гадәте бар. Быел Раушания белән 30 елдан соң туй үткәрдек. Чын туй түгел инде, барлык якыннарны бергә җыйдык. Туйда булган кешеләрне читтә калдырмадык. 80 кеше чакырулы иде, 50 се кайтты. Табигать кочагында матур итеп утырдык. Бәхетнең зуры шушы инде, – ди Марат Сайхунов. – Гомер сизелми дә узып бара. Инде улларым эзләремә басып килә. Кызыбыз урынына киленебез бар. Оныгым үсә! Дәвамчылар бар, шөкер! Алар булганда, әти-әни нигезе дә таркалмас, тел дә сакланыр, милләтебез дә нык булыр.

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү