Көннәрнең берендә иртән такси чакырырга туры килде. Машинага утыргач, элеккеге гадәт буенча, кесә телефонына «чумасы» идем. Күзем таксистка төште. Төгәлрәк әйтсәк, «Татарча көрәш» дигән язулы яшел төстәге футболкасына.
– Әллә көрәш белән дә шөгыльләнәсезме? – дип сорап куйдым.
– Тугыз яшьтән көрәш түгәрәгенә йөри башладым. Менә инде егерме елдан артык көрәш белән шөгыльләнәм, – диде таксист.
Әңгәмәдәшем җанланып китте. Көрәш темасына сүз кузгатуым юкка гына булмаган, күрәсең. Юл буе шул хакта сөйләшеп бардык. Менә сиңа мә: футболкасына игътибар итмәсәм, күпсанлы җиңүләре турында белми дә калыр идем! Ә җиңүләре, чыннан да, бихисап!
Ильяс Гыймадиев 1993 елда Түбән Кама шәһәрендә туа. Нәкъ бер елдан соң Саба районына күченәләр. Балачактан ук көрәшкә битараф булмый ул. Шулай итеп, тугыз яшеннән Инсаф Фәйзрахманов җитәкчелегендәге көрәш түгәрәгенә йөри башлый. «Тәҗрибәле остазым мине көрәш-тормыш сынауларына бер дә бирешмәскә өйрәтте! Мин аңа бик рәхмәтле, чөнки ул безгә әти дә, абый да, дус та, киңәшче дә, психолог та, табиб та булды», – дип искә алып барды Ильяс.
– Тренерыбыз, беренче көннән үк кызыксындырып, бездә спортка мәхәббәт тәрбияләде, зур җиңүләргә канатландырды. Нәтиҗәдә без гимнастика ясап, мылтыктан атып, футбол уйнап, бассейнда йөзеп үстек, хәтта курайда да уйнарга өйрәндек. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр бит. Дөрес ул. Тренерыбыз безне төрле яктан да тәрбияләде, өйрәтте, – дип сөйләде Ильяс. – Шулай итеп, көрәш ярышларында катнаша башладым. Район үзәгендә Республика көненә багышланган ярышта беренче урынны яулаганымны әле дә хәтерлим. Шуннан соң ешрак җиңә башладым. Әмма алтынчы сыйныфта укыганда кулымны имгәттем. Шуннан соң көрәштән кача ук башладым, тренерга да күренмәскә тырыштым хәтта. Әллә курку хисе уянды, әллә үз-үземә ышанычны югалттым шунда… Тренерым ярдәме белән барыбер көрәшкә кире кайттым.
Сабантуйның җаны – көрәштә, диләр. Ильяс та моның белән килешә. Бүген исә Ильяс буш вакытны юк-барга сарыф итмәскә тырыша. Ике бала тәрбияләп, таксида да, заводта да эшләргә өлгерә. Хәтта мунча себеркеләре бәйләп сата. Ильяс сыман кешеләр белән танышып сөйләшкәннән соң «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз» дигән әйтемнең дөреслегенә тагын бер кат инанасың.
Диана КАРПОВА,
КФУ студенты
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat