ЮАР Президенты Рамафоса Казанга килде

Казанга БРИКС саммитында катнашу өчен Көньяк Африка Республикасы президенты Матамела Сирил Рамафоса килде. Халыкара аэроропортта аны Рөстәм Миңнеханов каршы алды. Татарстан Рәисе матбугат хезмәте башлыгы Лилия Галимова “Татар-информ”га шулай дип белдергән.

2010 елда ЮАР Кытайдан берләшмәгә керү тәкъдимен алган. Инде 2011 елдагы саммитта ук берләшмәнең атамасы бер хәрефкә “озынаеп”, БРИКС (“S” – Көньяк Африка дигәнне аңлата) дип йөртелә башлаган.

Көньяк Африка Республикасы бөтен Африка континенты мәнфәгатьләренә этәргеч бирүгә омтыла. ЮАР узган елда БРИКСта рәислек иткән.

Президент ЮАР Матамела Сирил Рамафоса прибыл в Казань - видео

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү