«Халык канәгать түгел»: Татарстанда яшәүчеләр коммуналь хезмәтләрдән ни сәбәпле зарлана?

Татарстанда яшәүчеләр коммуналь хезмәтләрдән иң күп зарлана торган төбәкләр арасына эләккән. Халык тарифлардан да, торбаларның тузган булуыннан да канәгать түгел. Вазгыятьне киләсе елда республикада гамәлгә керәчәк коммуналь челтәрләрне яңарту программасы үзгәртсә генә инде. Белгечләр исә ТКХ өлкәсендә уяулыкны югалтмаска киңәш итә.

Илдә яшәүчеләр зар хатларын Россия Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володинның телеграм-каналындагы ТКХ өлкәсенә бәйле хәбәре астында язып калдырган. Баксаң, һәр өч шикаятьнең берсе тарифларның артык кыйммәт булуына бәйле. Халыкны шулай ук коммуналь хезмәтләрнең бәясенә күрә сыйфаты начар булу, инженер челтәрләрнең тузуы, идарәче компанияләрнең тиешенчә эшләмәве дә борчый. «Чиләбе, Ростов, Волгоград, Тверь, Томск һәм Новосибирск шәһәрләре, Приморье һәм Камчатка крайлары, Коми һәм Татарстан республикаларында яшәүчеләрдән шикаятьләр бик күп килде», – дигән Дәүләт Думасы Рәисе.

Әйтеп тә торасы юк, Татарстанда коммуналь хуҗалык объектларының, инженер челтәрләренең торышы, тәгаен әйтсәк, аларның тузганлыгы инде күптән әлеге тармакта эшләүчеләрнең баш бәласе булып тора. Кыш көне торба шартлап, урамнарны су басса, җылылык килмәсә, җәй көне исә шәхси йортта яшәүчеләр бер тамчы суга тилмерә.

– Быел Татарстанда су белән тәэмин итү, юынтык суларны чыгару һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә дүрт республика программасы гамәлдә. Алар кысасында 195 коммуналь хуҗалык объекты төзеләчәк, үзгәртеп корылачак һәм капиталь төзекләндереләчәк. Барлыгы 1,8 миллиард сумлык эш башкарылачак, – диде очрашуларның берсендә Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин.

Авырткан җир турында ил күләмендә дә беләләр. «Инженер челтәрләренең торышы – ил күләмендә кискен проблема, – диде министр. – Шуңа күрә былтыр Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча коммуналь инфраструктураны яңарту программасы башланды. Әлегә ул ике елга расланган. Аның кысасында республикада 4,7 миллиард сумлык эш башкарылачак».

Киләсе елдан Татарстанда коммуналь челтәрләрне төзекләндерүгә кагылышлы яңа программа да гамәлгә керәчәк. «Без халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга юнәлдерелгән программаларны тормышка ашыруны дәвам иттерәчәкбез. Республикада яшәүче һәр кешегә кагылган ТКХ тармагына аерым игътибар биреләчәк. Коммуналь инфраструктура объектларының торышы зур борчу уята. Без моны челтәрләрдәге аварияләр саны буенча, шулай ук халыктан килеп ирешкән шикаятьләр артудан да күрәбез», – диде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына Юлламасында.

 

Республикада торбаларның 32 процентын яңартырга кирәк. Саннарга күчерсәк, Татарстанда коммуналь челтәрләрнең гомуми озынлыгы якынча 26 мең чакрым тәшкил итә. Шуның 8 мең чакрымы диярлек тузган. Моны тиз генә эшләп чыгып булмаячак, билгеле.

 

Халыктан килеп ирешкән шикаятьләргә әйләнеп кайтсак, шушы арада гына республикада яшәүче бер әби, гомумйорт милкен карап тоту (СОИ) өчен акча түләүдән баш тартып, Татарстан Дәүләт Торак инспекциясенә мөрәҗәгать иткән. Аның әйтүенчә, ул үзе тоткан ут өчен түли, ә менә счет-фактурадагы СОИ юлының аңа бернинди дә кагылышы юк. «Артык» түләү таккан идарәче оешманы җавапка тартырга да кушкан әле ул. «СОИ  ул – йортны тәртиптә тотуга киткән чыгымнар. Бу – лифт эшләсен, подъезддагы лампочка янсын өчен тотылган ут та, җыештыручы идән юганда кулланылган су да. Шуңа күрә аны милек хуҗалары түли. Гомумйорт милкен карап тотуга киткән чыгымнарны киметү өчен, исәпләгеч күрсәткечләрен дөрес тапшырырга, аларны вакытында тикшереп торырга киңәш ителә», – дигәннәр Татарстан Дәүләт Торак инспекциясендә.

Исәпләгеч дигәннән, кесәгез тагын да такыраймасын. «Соңгы арада куллану вакыты чыгып бара торган ут исәпләгечен яңадан тикшереп торганчы, ягъни аңа «поверка» ясаганчы, арзан бәядән генә яңасын урнаштырырга тәкъдим итеп шалтыратучы мошенниклар саны артты. Татэнергосбыт ватык исәпләгечне бушлай алмаштыра. Ә шалтыратучыдан, үз-үзегезне тикшереп карау өчен, шәхси счет номерыгызны сорагыз. Әлеге мәгълүматны сез һәм хезмәт күрсәтүче оешма гына белә», – дип кисәтә Татарстан Дәүләт Торак инспекциясе.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү