Берәү дә елмаймый! Маршрут автобусына яки трамвай-троллейбуска утырсаң, шушы күренешкә тап буласың. Янында басып торып, чак кына чайкалып китеп бәрелсәң дә, ишетмәгәнеңне ишетәсең. Бигрәк тынгысыз чорда яшибез. Каядыр чабабыз, дөнья куабыз. Үзебезнең күңелне тыңларга, хисләрне тоярга да вакыт юк. Бернигә дә карамыйча ничек бәхетле булырга? «ВТ» журналисты шул хакта психотерапевт, Татарстанның атказанган табибы, 41 ел сәламәтлек саклаучы Гөлфия Гаянова белән сөйләште.
– Соңгы елларда психотерапевтка еш килә башладылар. Элек безнең кебек белгечләрдән курку бар иде. Хәзер әкренләп кеше ияләшә. Кешеләр психолог, психотерапевт һәм психиатрны бутый. Психотерапевт – кешенең җиңелчә һәм уртача булган психосоматик һәм психик авыруларын дәвалый. Психиатр катлаулы патологияләр һәм күңел төшенкелеге белән эшли. Психологлар кешеләргә шәхси тормышындагы проблемаларын ачыкларга булыша. Әмма ул дәваламый. Чөнки психологларның махсус медицина белеме булмый. Алар бары тик психик яктан сәламәт кешеләр белән генә эшли, – ди Гөлфия Гаянова.
Еш кына ирләр табиб сүзеннән курка. Аларны психотерапевтка алып килә алу зур эштер инде ул. Хәер, төрле очраклар бар. Ике ел элек дус кызым иреннән киткәч, аларның гаиләсен нәкъ менә психотерапевт саклап калды. Иренең сәламәтлегендә психик тайпылышлар бар иде. Гаиләне таркатмау омтылышы үзенекен итте. Ир-ат, табибка күренгәч, бөтенләй уйларын үзгәртеп, тормышны яратып яши башлады. Гөлфия ханым да табибка ирләрнең сирәк килүен әйтә.
– Ярдәм сорап, күбрәк хатын-кызлар килә. Алар башкачарак уйлый. Күбесе үзләре генә хәл итә алмаган проблемалар белән яшәмәү яклы. Ирләр исә, үзләренә үзләре булыша алабыз, дип уйлый. Авырлыкны шешә ярдәмендә җиңеп була дип уйлаучылары да еш очрый. Алай гына проблема хәл ителми. Кеше күңелендәге авыр хисләре һәм борчуы белән ялгыз калырга тиеш түгел. Әнә шуңа да эчеңдәге борчуыңны сөйләр кешең булсын. Туганыңмы ул, дустыңмы – янәшәңдә сине аңлардай кеше кирәк, – ди ул. – Күңелдә барлыкка килгән начар уй тиз зурая. Әйтик, бер кар бөртеге ди. Кешегә сөйләмәсәң, һаман шул хакта уйлап йөрсәң, ул әкренләп кар өеменә дә әйләнергә мөмкин. Кеше, үзе дә сизмәстән, күңелсезләнә башлый, хәлсезлек, курку, ярсу барлыкка килә, йоклый алмый. Шундый чакта ярдәм итәрдәй кешегә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Тагын шунысы бар: ярдәмне кабул итә белү. Тыңлый белү, кушканны үтәү дә – зур эш. Үзеңә сузылган кулга үрелергә кирәк. Күпләр кулларын селти, табибка да бармый. Күп кеше: «Мин дога укыйм», – ди. Анысы да кирәк. Әмма тәҗрибәле табибтан башка борчу-проблемаларын җиңеп чыгу бик кыен булачак. Уйлап карагыз әле: тешең авыртса да табибка барасың, егылсаң да. Ә менә күңелгә читен булганда ни өчен без моны яшерәбез? Яшермәскә кирәк.
Психотерапевт әйтүенчә, кеше яши-яши тәҗрибә җыя. Бер ялгыша, икенче абына, өченчесендә инде барысын да җайларга тырыша.
– Яшәгән саен тормыш безне акыллырак итә. Тәҗрибә, үз-үзеңә ышаныч арта, оялмаска өйрәнәсең. Килеп чыккан проблемаларны үзебез дә хәл итә башлыйбыз. Әмма моның өчен сәламәт психика кирәк. Авыру халәтендә үзенә карата тәнкыйть түбәнәя, кызыксыну бетә. Кеше аралашудан читләшә һәм ярдәм сорамый. Әгәр кеше син күрсәткән ярдәмне кабул итә ала икән, ул киләчәктә инде кире бу проблемага кайтмый, башкаларын үзе җиңеп чыгарга өйрәнә, – ди Гөлфия Гаянова.
Психотерапевт булып эшләү җиңел түгел дип уйлаучылар күп. Көн саен кеше проблемаларын тыңлап кара әле син! Гөлфия Гаянова исә: «Кешеләрне кабул иткәндә, мин дус та, туган да, күрше дә түгел, ә табиб», – ди.
– Кеше миннән ярдәм сорап килгән бит. Аны тыңлыйм, арт-терапия уздырам. Минем эшемдә «арыдым» дигән сүз юк. Мин һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Авырлык белән очрашкан һәркемгә дә булышырга әзермен. Әмма кайчак бездә дә һөнәргә бәйле стресс булгалый. Безнең үз төркемебез бар. Шунда киңәшәбез, килеп чыккан хәлләргә ачыклык кертәбез, – ди ул.
Гөлфия Гаянова: «Без кайгырып кына, берни үзгәрми», – дияргә ярата. Әгәр берни дә үзгәртә алмасаң, үзең үзгәрергә киңәш итә ул. Бу сүзләр аның тормыш девизына әйләнгән.
– Күңеленә тынычлык тапмыйча, миңа килүчеләргә шулай дип киңәш бирәм. Күпләр илдәге икътисадның тотрыклы булмавыннан да авыруга сабыша. Ә менә килеп чыккан мәшәкатьләрне кабул итә алмау, аны дөрес аңламау депрессиягә кадәр илтергә мөмкин. Авырлыкларын җиңәр өчен, тормышыгызны башка якка борыгыз, үзгәрегез, елларга нәтиҗә ясагыз! Үзегезгә ни ошый, шуның белән шөгыльләнегез.
Киңәшләр
*Үзеңне яратырга һәм шундый килеш кабул итәргә кирәк.
*Үзегезне мактап торырга онытмагыз! Балаларны искә төшерегез: мактаган саен күңел күтәрелә.
*Көн саен «Мин үземне яратам, мин үземнән канәгать», – дияргә кирәк.
*Үзегезнең физик кыенлыкларны җиңеп чыкканы чакларыгызны искә алыгыз.
*Аралашыгыз! Телефоннан түгел, очрашып сөйләшү кирәк.
*Гомерегезне телевизор һәм телефон белән уздырмагыз. Табигатькә чыгыгыз! Күңелдә күбрәк хатирәләр, хисләр булсын.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat