Азык-төлеккә бәяләрнең кызу темплар белән үсә. Ни сәбәпле?

Россия банкы сентябрь ае өчен бәяләр индексы турындагы хисабын игълан итте. Регулятор мәгълүматлары йомыркага, ит продуктларына, сөткә, шикәр, чәй һәм каһвәгә, ярмалар һәм макаронга бәяләрнең кызу темплар белән үсүен күрсәтә. Электроникага, белем бирү, коммуналь һәм транспорт хезмәтләренә түләү хаклары да ыргылышны дәвам иттерә. Бәяләр үсеше көтелгәнгә караганда 2,4 тапкыр тизрәк. Чит илгә сәяхәт тә, ягулык бәяләре дә сизелерлек үскән. Белгечләр ел ахырына техника һәм электрониканың 10–15 процентка кыйммәтләнәсен шикләнми әйтәләр. Үсешкә доллар кыйммәтләнү, дөньякүләм бәяләр үсеше, акча күчерүдәге кыеныклар үз өлешләрен кертә.

Финанс министрлыгы интернет сәүдәсенә салымнар өстәргә чакыра. Әйтик, өстәмә кыйммәт салымын (НДС) түләтү кирәклеген ассызыклый. Бу да бәяләр узышына куәт өстәячәк, билгеле. Белгечләр 1 ноябрьдән бензин бәясе артыр дип «сөендерә».

Эквадорда банан уңышы начар. Бизнес хөкүмәттән аның бәясен күтәрүне таләп итә. Океан артындагы бәяләр өчен көрәш Россиядә дә кайтаваз бирәчәк, чөнки ил бананны шул илдән импортлый. «Danone»ның элекке кече компаниясе «Простоквашино» бренды белән сатыла торган атланмай сәүдә нокталарына чыгарудан туктатылган, чөнки бәясе артык кыйммәт. Компания быел тугыз айда инфляциянең 50 процентка җитүен раслый. Бәяләр үсеше фонында Үзәк банкның бу җомгада төп ставканы күтәрүе ихтимал.

Җитештерүчеләр бәяне савытка яшереп күз буярга ярата. 1 килограммлы урынына 800–900 граммлы төргәкләр, 200 грамм урынына 150 грамлы каплар торган саен күбрәк күзәтелә. Кап кечерәйсә дә, бәя шул килеш кала. Иҗтимагый кулланучылар инициативасы (ОПИ) дип аталган оешма җитәкчесе Олег Павлов, бу уңайдан безнең хокукларны яклап, Премьер Мишустинга һәм Генпрокурор Красновка хат язды. Социаль яктан әһәмиятле продуктларның төргәген кечерәйтеп, халыкны алдаучыларны җавапка тартырга чакырды.

2023 ел ахырында Генпрокуратура җитештерүчеләргә төргәкләнгән товарларның дәүләтара стандартын (ГОСТ 8.579-2019) кулланырга киңәш иткән булган икән. Анда сөт, май, шикәр, тоз, чәй, он, дөге, карабодай кебек ризыкларның төргәгенә таләпләр игълан ителгән. Ләкин ул таләпләр мәҗбүри түгел.

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү