Башладык! БРИКС саммитының беренче көненең төп вакыйгаларын тәкъдим итәбез

Татарстан башкаласында БРИКС саммиты башланды. Халыкара сәяси чарага килгән дәүләт башлыкларын Казан аэропортында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршы алды. Россия Президенты Владимир Путин Казан Кремлендә алар белән эшлекле очрашулар уздырды. Татар чәкчәге исә бар дөньяга дан казанды. Саммитның беренче көненең төп вакыйгаларын тәкъдим итәбез.

Кунак ашы

Кунакларны ипи-тоз белән каршы алу – гадәти хәл. Татарстанда исә дәүләт башлыкларын милли ризыгыбыз чәкчәк белән дә сыйладылар. «Мондый ризык бездә дә бар», – диде КХР рәисе Си Цзиньпин, чәкчәктән авыз иткәч. Татарстан белән Кытайның элемтәләре без уйлаганнан да күпкә тирәнрәк, димәк. Безнең чәкчәккә охшаган татлы ризыкны Кытайда «шацима» дип атыйлар икән. Аны шулай ук, вак киселгән камырны майда кыздырып әзерлиләр. Эретелгән балга исә бераз гына сычуань борычы өстәргә мөмкиннәр. Кайбер мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, Кытай чәкчәге бездә сатуда да бар хәтта. Аны маркетплейслардан сатып алып була, ди. Әллә бу көннәрдә интернет начар эшләгәнгәме, «ВТ» хәбәрчесе онлайн кибетләрдә «шацима»ны тапмады. Ничек кенә булмасын, саммит татар халкының милли ризыгына карата игътибарны бермә-бер арттырды. Көньяк Африка Республикасы Президенты Сирил Рамафоса баллы чәкчәк янәшәсендәге икмәкне дә: «Бик шәп!» – дип мактады әнә.

 

 

Соңрак Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграм-каналында һәм социаль челтәрдәге сәхифәсендә БРИКС саммитында катнашырга Казанга килгән илләр башлыкларының фотосурәтләрен урнаштырды. «Башладык!» – дип язып куйды ул. Фотоларда КХР Рәисе Си Цзиньпин, Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди, Мисыр Президенты Әбдел Фаттах әс-Сиси һәм Көньяк Африка Республикасы Президенты Сирил Рамафоса бар иде.

«Биредә дөньяның әйдәп баручы лидерлары җыелды. Дөнья күпполюслы булырга тиеш. Бүгенге вакыйга моның шулай икәнен күрсәтә», – диде Рөстәм Миңнеханов кытай журналистлары белән аралашканда.

Очрашулар

Владимир Путинны исә Казанда дүшәмбе көнне үк көттеләр. Илбашының матбугат сәркатибенә бу хакта сорап мөрәҗәгать итүчеләр дә күп булган, ахры. «Президент Казанда инде», – дип хәбәр итте Дмитрий Песков сишәмбе иртәнге якта. Саммитка кадәр хәбәр итүләренчә, Владимир Путин Татарстанда берничә көн дәвамында иртәдән алып кичкә кадәр очрашулар үткәрәчәк. Әйткән сүз – аткан ук. Илбашының Казан Кремлендә үткәргән эшлекле сөйләшүләренә бәйле хәбәрләр көн дәвамында чыгып торды. Саммит кысасындагы тәүге чара буларак, Владимир Путин БРИКС банкы җитәкчесе Дилма Руссефф белән очрашты.

– Соңгы тапкыр без бу елның июнендә Санкт-Петербургта Халыкара икътисадый саммит барышында очрашып, банкның алдагы эшчәнлегенә бәйле мәсьәләләр турында фикер алышкан идек. Сез соңгы бер елда башкарган эшне югары бәялибез. Бу – перспективалы һәм үсештә булган финанс институты. 2018 елдан бирле, минемчә, гомуми суммасы 33 миллиард сумга барлыгы 100 проект финансланган, – диде Владимир Путин.

 

 

Казандагы очрашуны Дилма Руссефф та югары бәяләде. «Россия Федерациясе җитәкчелеге белән биредә булуыма шатмын. БРИКСның әлеге очрашуы бик мөһим дип саныйм. Хәзерге көндә глобаль көньяк илләре финанслауга мохтаҗ. Шул ук вакытта аны алу шартлары катлаулы. Сез билгеләп үткәнчә, без күп кенә проектларны финанслауны оештырдык. Әмма глобаль көньяк илләре өчен бу гына аз», – диде Дилма Руссефф.

Яңа үсеш банкы президенты, саммитта катнашу өчен, Казанга 19 октябрьдә килде. Билгеле булганча, биредә ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән дә очрашты.

Сер түгел, саммитның иң зур нәтиҗәсе буларак берләшмәнең яңа түләү системасы барлыкка килергә мөмкин. Акча турында сүз чыккач, Россия Президентының матбугат сәркатибенә чит ил журналистларын тынычландырырга да туры килде. Дмитрий Песков әйтүенчә, БРИКС төркеме кысасындагы хезмәттәшлек доллар яки башка валютага каршы юнәлдерелмәгән, ул оешмада катнашучы илләрнең мәнфәгатьләрен кайгырта. Бу хакта ул саммит барышында чит ил журналында басылган «долларны җиңү планы» турындагы язмага бәйле рәвештә әйтте. «БРИКС кысасында хезмәттәшлек итү кемгә дә булса яки нәрсәгә дә булса каршы алып барылмый. Аның төп максаты әлеге форматта катнашучы илләрнең мәнфәгатьләрен тәэмин итүдән гыйбарәт», – диде Дмитрий Песков. Ә без очрашуларга күчик.

– Сезне чын күңелдән Россиядә сәламләргә рөхсәт итегез. Бу юлы Казанда. Бу – безнең Идел буендагы тарихи шәп шәһәрләребезнең берсе, – диде Владимир Путин Һиндстан Премьер-министры Нарендра Модины сәламләгәндә.

 

 

Ул Нарендра Модига Казанда узучы чарага шәхсән килүе өчен рәхмәт тә белдерде. «Бүген без бергәләп саммитның ачылыш тантанасында катнашачакбыз. Шуннан соң лидерлар кичке аш барышында аралашачак. Шул рәвешле, эшне башлап җибәрәбез. Казанда без берләшмәнең эшчәнлеген алга таба камилләштерү һәм аның кысасында күппланлы хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлдерелгән мөһим карарлар кабул итәргә тиеш», – диде Владимир Путин.

Россия Президенты Премьер-министрның тәрҗемәчесен бүлдереп: «Безнең үзара мөнәсәбәтләрдән чыгып, сез болай да барысын да аңлыйсыз кебек тоела», – дип тә өстәде. Ул Нарендра Модиның Казанда генераль консуллык ачу тәкъдимен хуплады. «Һиндстанның Россиядә дипломатик катнашуын киңәйтү ике яклы элемтәләрне үстерүгә хезмәт итәчәк», – диде Россия Президенты. Илбашы фикеренчә, Россия – Һиндстан мөнәсәбәтләре өстенлекле стратегик хезмәттәшлек булып тора һәм үсешен дәвам иттерә.

Билгеле булганча, бу елның июлендә Һиндстан Премьер-министры Норендра Моди Казан һәм Екатеринбург шәһәрләрендә илнең ике яңа генераль консуллыгы ачылачагын игълан итте. Ул вакытта моңа бәйле тәгаен карар БРИКС саммиты барышында кабул ителәчәк дип белдерелде. Һиндстан Премьер-министрының Казанга эш визиты – соңгы өч айда Россиягә икенче сәфәр. Нарендра Моди әйтүенчә, бу үзе үк ике ил арасындагы тыгыз бәйләнешләр һәм үзара дуслык турында сөйли.

Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди:

«Саммитта катнашу өчен Казанга, мондый бик матур шәһәргә килү бәхете елмаюына шатмын. Һиндстанны әлеге шәһәр белән тирән тарихи элемтәләр бәйли. Казанда Һиндстанның генераль консуллыгы ачылганнан соң, безнең мөнәсәбәтләр тагын да ныгыячак».

Владимир Путин БРИКС саммиты кысасында Көньяк Африка Республикасы (КАР) Президенты Сирил Рамафоса белән очрашты.

– Быел Россия КАРдан БРИКСта рәислек итүне кабул итеп алды. Без үз эшебезне КАРда узган саммитта ирешкән уңышларны исәпкә алып оештырдык, – диде Илбашы.

Аның әйтүенчә, Көньяк Африкадагы дусларыбыз белән киңәшеп эшләгәннәр. «Безнең илләрнең тармак ведомстволары үзара исәп-хисап ясаганда милли валютадан файдалануны арттыру һәм бәйсез түләү системасы булдыру юнәлешендә хезмәттәшлек итте», – диде Владимир Путин.

Сирил Рамафоса билгеләп үткәнчә, саммит барышында геоясәяси яктан әһәмияткә ия булган күп кенә сорауларны карап тикшерергә кирәк булачак. «Бу – дөньядагы барлык вакыйгалар, шулай ук тынычлыкка, куркынычсызлыкка һәм сәүдә әйләнешенә бәйле сораулар, – диде ул. – Без Россияне ышанычлы союздаш һәм дус дип саныйбыз. Безне кабул иткәнегез өчен рәхмәт».

 

Россия белән Кытай мөнәсәбәтләре – илләр арасындагы хезмәттәшлек үрнәге. Бу хакта Владимир Путин Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин белән очрашканда әйтте. Җавап йөзеннән дәрәҗәле кунак БРИКСны тигез хокуклы күпполюслыкны оештыруда төп фактор дип атады.

– Сезне дустанә Кытай халкын күптән түгел генә билгеләп үткән юбилей даталары: Халык Республикасы оешуга һәм безнең илләр арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуга 75 ел уңаеннан котлыйсым килә, – диде Владимир Путин.

Россия Президенты билгеләп үткәнчә, 75 ел дәвамында Россия – Кытай мөнәсәбәтләре барысын да үз эченә алган хезмәттәшлек һәм стратегик бәйләнешләр дәрәҗәсенә үсеп җитте, алар үрнәк булып тора.

Моңа кадәр Россия Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков хәбәр итүенчә, Казанда дәүләт башлыклары арасында җентекле фикер алышу узачак. Бу – агымдагы елда якларның өченче очрашуы.

Владимир Путинның Си Цзиньпин белән очрашуында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Сөйләшү барышында Россия Президенты Татарстан турында да телгә алды. «Бу – илебезнең бик тә үзенчәлекле, кызыклы һәм үсештәге төбәге. Татарстан үзенең сәләтле кешеләре һәм үсеш күрсәткечләре белән горурлана ала», – диде Владимир Путин.

 

 

Инде хәбәр иткәнебезчә, быел БРИКС саммиты киңәйтелгән составта уза. Оешмага кергән Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка Республикасына 2024 елның 1 гыйнварыннан Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Иран, Эфиопия, Мисыр һәм Согуд Гарәбстаны кушылды. Иранның Россиядәге илчесе Казем Джалали әйтүенчә, Казанда уза торган саммит БРИКСка керүче илләр һәм катнашучылар арасындагы элемтәләрне ныгытачак.

Иранның Россиядәге илчесе Казем Джалали:

«Дөнья бик нык үзгәрде. БРИКС төркеме тарихның кайсы якка үзгәрәчәген хәл итәчәк».

Дәвамы бар…  

Россия Президенты Владимир Путин БРИКС саммитында катнашучы дәүләт башлыкларына бүләкләр әзерләгән. «Бүләкләр бар», – дигән Дмитрий Песков чит ил журналистының бу хактагы соравына. «Хәбәр итәрбез», – дип тә өстәгән.

Казанда БРИКСның уналтынчы саммиты өч көн дәвам итәчәк. Анда оешманың киләчәгенә бәйле мөһим карарлар кабул ителер, дип фаразлана. Моның өчен Татарстан башкаласында дөньяда җитештерелгән барлык продукциянең – 30 проценты, дөньяда яшәүче халыкның – 45 проценты, дөнья экспортының – 28 проценты, дөньякүләм инвестицияләрнең 40 проценты туры килгән дәүләт башлыклары җыелды. Шуңа күрә бу көннәрдә бар дөнья Казанга карап тора.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү