«Ватаным Татарстан» газетасының махсус проекты Татарстандагы төрле милләтләрнең яшәеше, гореф-гадәтләре белән таныштыра, «Бер гаилә мисалында туган телне ничек сакларга?» дигән сорауга җавап эзли.
Без еш кына бер нигездә берничә буын кешесенең тату яшәвен үрнәк итеп куябыз. Ата-аналарның балалары, оныклары белән даими аралашып яшәве, һичшиксез, матур күренеш. Буыннар бәйләнешен саклап калу өчен, гаиләдә нинди кыйммәтләр өстен булырга тиеш соң? Республикада күпләр белгән, хөрмәтле Фазлыевлар гаиләсе тәрбия һәм бәхет серен чиште.
Гаилә ул – …
Җәлил хәзрәт Фазлыев (бабай):
…«семьЯ» дип юкка гына әйтмиләр, гаилә ул – әби-бабай, ул-килен һәм кимендә өч онык.
Гөлфәния Фазлыева (әби):
…аңлашып, килешеп, рәхәт итеп яши торган урын.
Альбина Фазлыева (килен):
…иң кадерле кешеләр: әти-әни, дәү әни, ирем һәм балаларым, аларның әти-әнисе.
Хәлим Фазлыев (онык):
…минем иң якын кешеләрем: әби-бабай, әти-әни, апай, абый һәм сеңлем. Мин гаиләне бик яратам.
Балтач районының мөхтәсибе, Татарстан Диния нәзарәтенең Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевны республикада белмәүчеләр сирәктер. Аның үтемле вәгазьләре, канатлы сүзләре, гаилә һәм балалар тәрбиясенә, телне саклауга бәйле акыллы фикерләре хөрмәткә лаек. Аның белән гаилә кыйммәтләре турында сөйләштек.
Җәлил хәзрәтнең хәләле Гөлфәния ханым белән гаилә коруларына быел 43 ел булган. Бүген инде уллары Булат, Алмаз, кызлары Айсылу үзләре дә – әти-әни. Уртанчылары Алмаз, киленнәрне Альбина һәм дүрт оныклары исә үзләре белән төп йортта яши.
– Без үзебез 34 ел әти-әни белән яшәдек. Альбина безгә килен булып төшкәндә, әни дә исән иде әле. Ул 4 ел ике каенана белән яшәде. Шулай итеп, дүрт буын бергә яшәү тәҗрибәбез дә булды. Үзебез дә өлкәннәр белән яшәгәч, яшьләрнең хәлен бик яхшы аңлыйбыз. Артык өйрәтергә тырышмыйм, чөнки аларның тормышка үз карашлары бар, безгә караганда яхшырак фикерлиләр. Күршебездә яшәүче бер абзый: «Карт кешенең сүзе «керинский акчасы» шикелле. Үзе күп, кыйммәте юк», – дип әйтә иде. Аның белән килешми мөмкин түгел, – ди Җәлил хәзрәт.
Алмаз белән Альбинаның гаилә коруларына исә13 ел.
– Мин төп йортта яшәүдән курыкмадым, чөнки үзем дә нәкъ шундый зур гаиләдә үстем. Ә менә авыл тормышы минем өчен ят иде, чөнки без – шәһәрчәрәк яшәгән гаилә. Казанга укырга килгәч, шәһәрне бик яраттым, биредә яшәп каласым килде, ләкин Бөрбашка кияүгә чыгарга насыйп булды. Шуңа күрә авыл тормышына ияләнә алырмынмы икән, дигән куркуым бар иде. Ә хуҗалык зур. Мал-туары да, кош-кортлары да бар. Үземнең курку-шикләремне Алмазга әйткәч, ул: «Хәзер авылда да шәһәрчә яшәп була бит. Сыерны да синнән саудырмабыз, бер дә борчылма», – диде. Бу яктан Алмаз – бик акыллы, төпле кеше. Чыннан да, сүзендә торды. Мин өйдәге барлык эшләрне карасам, Алмаз, әниләр мал-туар, хуҗалык эшләрен алып бардылар. Тегүче булгач, үземә аерым бүлмә бирделәр. Кыскасы, өйдәге эшләр дә, кәсеп тә булгач, эш җитәрлек.
«Төп йортның сере нидә?» дигән сорауга Алмаз менә болай дип җавап бирде:
– Мин Альбинага өйләнгәч үк: «Ниндидер моң-зарың, ошамаган, кәефеңне төшерә торган мизгелләр була икән, миңа әйт», – дидем. Чөнки нинди генә очракта да мин әти-әнинең яраткан уллары булып калам. Минем сүзләрне алар җиңелрәк кабул итәчәкләр. Ә шул ук сүзләрне Альбина әйтсә, өлкәннәрнең бик үк аңлап бетермәүләре бар. Һәм без гел шушы принцип белән яшибез.
Җәлил хәзрәт фикеренчә, гаилә бәхетле булсын өчен, нибары ике төп сыйфат җитә. Аның берсе – сабырлык.
– Һәр очракта та тешне кысып түгел, ә хөрмәт белән сабыр итә белү кирәк. Мин үзем шушы нигезне алып барганнары өчен яшьләрдән бик канәгать. Аллаһы Тәгаләдән безгә түзеп тора торган килен килеп, нигезне саклап торуларын сораган идем. Менә шушы хөрмәт миңа кайвакыт сабыр итеп калырга ярдәм итә дә инде. Икенчесе – канәгать була белү. Шушы ике төп сыйфат та – иманнан, – ди ул.
Әлеге гаиләдә тәрбия мәсьәләсенә дә зур игътибар бирелә.
– Безнең балалар эш белән үсте. Ул вакытта абзар тулы мал-туар, кош-корт иде. Тәрбиягә килгәндә, әти-әни дә безгә карата кырыс булды, үзем дә малайларны корылык белән тәрбияләдем: матчада чыбык торды. Сүземнән чыксалар, шундук җәзасын алалар иде. Бәлки алай ук кирәк тә булмагандыр, – ди Җәлил хәзрәт.
– Белмәүчеләр аны коры дип уйларга мөмкиннәр. Каян кырыс булсын инде ул? – дип сүзгә кушылды Гөлфәния ханым. – Ул яшь вакыттан ук гаилә җанлы, бик хуҗалыклы кеше, ышанычлы тыл булды. Уйлап карасаң, шулкадәр әзердә яшәгәнмен. Мин бүген икмәк бәясен дә, шикәрнекен дә белмим, чөнки кибеткә айга бер генә барырга мөмкинмен. Калган вакытта бар кирәк-яракны Җәлил, балалар алып кайта. Мин әле, бәлки, балаларга карата аңа караганда да катырак булганмындыр. Балаларыбыз игелекле, тәртипле булды. Бер тапкыр каршы дәшкәннәре булмады, хәзер дә әтиләре сүзеннән чыкмыйлар, бик хөрмәтлиләр. Ә мин хәзер инде аларның дуслары шикелле. Шуңа күрә мин балаларыбыз үзебездән дә әйбәтрәк, дип горурланам.
Фазлыевлар балаларга кырыс, усал булдык, дисәләр дә, оныклар иркә-назда үсә. Бигрәк тә төп йорттагылар (Зәйнәп, Салих, Хәлим һәм Газизә) әби-бабайдан яраттыра да, көйләттерә дә белә.
– Оныклар тагын да тәмлерәк, аларны яратып туеп булмый. Бергә уйныйбыз да, иркәлибез дә, көйлибез дә. Аларга каршы килеп булмый шул, – дип елмая Гөлфәния ханым.
Ә менә тәрбия – һәр гаиләнең үзенеке.
– Оныклар – әти-әнинеке, тәрбия юлын да алар сайлый, – дип елмая бу уңайдан Җәлил хәзрәт. – Мин үземә ошаган якларын бераз үсендереп җибәрәм. Яхшы укысалар, мәчеткә йөрсәләр, сөенәм. Тик без һәм әтиләре үскәндәге кебек эш кенә юк, менә шунысы эчне пошыра бераз. Зәйнәп кызыбыз пешеренергә бик ярата. Анысына бик күңелем була. Малайларның зиһеннәре бик яхшы. Коръән ятладылар, анысы да күңелгә хуш килә. Күңел түрендә йөрткән хыялым бар. Мин үзем бакча эшен, табигатьне яратам. Шушы эшемне берәр оныгым, кызыксынып китеп, бик дәртләнеп дәвам иттерсә иде, дип телим.
Балаларның өйгә исәнләшеп керүләре, йокларга ятканда кечкенә сүрәләр уку – гаиләдә барлыкка килгән матур гадәтләр.
– Мин мәхәббәтле гаиләдә тәрбияләнеп үстем, шуңа күрә балаларыбызга кисәтү ясаганда да усал итеп, күңелләрен калдырып түгел, ә тәмле сүз белән аңлатырга тырышам. Ә Алмаз – таләпчән әти. Улларыбыз шук-шаян, алар белән әтиләренең усаллыгыннан башка булмый, – ди Альбина.
Тел
Фазлыевлар гаиләсендә тел белү белән авырлык юк, билгеле. Сигез онык барысы да рәхәтләнеп татарча сөйләшә. Оныклары ара-тирә русча сүз кыстырып куйсалар да, шундук тотып алып, төзәтеп куялар.
– Тел белү өчен әллә ни уйлап чыгарасы юк. Бары тик үз телеңдә сөйләшергә кирәк. Беренче чиратта өйдә. Кызыбыз гаиләсе белән Казанда яши, аңа карамастан, балалары гел татарча сөйләшә. Бу мәсьәләдә кода – кияүнең әтисе – аеруча каты тора. Тик гел татарча гына белүнең дә үз авырлыгы бар икән. Габдрахман мәктәпкә керде, русча белмәгәч, математика, рус теле фәннәреннән авырга туры килде. Ләкин Аллаһы Тәгалә безгә телне әманәт итеп биргән икән, без аны сакларга тиеш. Балалар, оныклар үз туган телен белми икән, монда гаепне бары тик үзебездән генә эзлисе, – ди Җәлил хәзрәт.
Бүген Альбина Фазлыева – танылган бренд хуҗабикәсе. Татар мөселман хатын-кызлары өчен милли бизәкле киемнәр тегәләр. Милләтне, динне танытуда монысы да – күркәм гамәл.
– 15 элек элек бездә матур күлмәкләр табу бик авыр иде. Дини киемнәрнең күпчелеге чит илдән кайта һәм алар безнең менталитетка, көнкүрешкә туры килми. Ә һәр милләтнең үз төсләре, бизәкләре була. Милли киемнәрне мөселманчалаштырып, көнкүрештә киеп йөрер өчен дә матур күлмәкләр тегү хыялы мине шушы хезмәткә алып килде, – ди ул.
Моннан тыш, ул социаль челтәрләрдә үз блогларын алып барып, халыкка үтемле әдәп-әхлак темаларына фикерләрен җиткерә.
– Үзем туып үскән гаиләдә тәрбиягә бик зур игътибар күрсәтелә иде. Бу бала тәрбиясендә генә түгел, гомумән, тормыш итүдә, әдәп-әхлакта чагылды. Табын янына утыргач, әти һәр фикерен тирән итеп аңлатып, күңелгә үтеп керә торган итеп сөйли иде. Мин дә шушы гадәтләрне үз гаиләбездә дәвам иттерергә тырышам. Социаль челтәрләрдә дә шул хакта еш сөйлим. Гаиләдә үз мәнфәгатьләреңне генә кайгыртып, үз җаеңа гына көйләнеп яшәп булмый. Хәзер замана психологлары шуны алга сөрә һәм мин аерылышуларның күплеген дә шуңа бәйлим. Гыйлемне дөрес итеп куллана белү дә кирәк, – ди Альбина.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat