Туган як җылысын көтәләр…

Махсус хәрби операциядәге егетләр үзләренә ярдәм иткән кешеләргә ялга кайткан вакытта да,  җае чыкса, телефоннан шалтыратып та рәхмәтен җиткерә. Әле шушы көннәрдә генә Теләче егете, алгы сызыктан чыккач, кайнар аш ашаганнан соң, күңелгә үтеп керерлек видео яздырткан. «Әнкәем пешергән аш кебек булды», – дигән ул. Тылдагылар егетләрне тәмле ризык, җылы кием һәм кирәк-ярак белән сөендерүне дәвам иттерә.

Әлмәт

Шушы көннәрдә Әлмәт районыннан махсус хәрби операция зонасына 33 нче  тапкыр гуманитар ярдәм җибәрелде. 11 миллион сумлык 8 тонна йөк Татарстан егетләренә китте. Бу юлы егетләргә радиоэлектрон көрәш өчен заманча системалар, автомобильләр, пилотсыз оча торган аппаратлар, мотоцикллар, роботлаштырылган платформалар, шулай ук исемле посылкалар, азык-төлек продуктлары, шәхси гигиена чаралары һәм медикаментлар җибәрелгән. Шулай ук волонтерлар маскировка челтәрләре, окоп шәмнәре һәм хәрбиләргә балалардан хатлар да тапшырган.

Җыелган әйберләрне махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм алып бару төркеме җитәкчесе, мобилизацияләнгәннәр һәм иреклеләргә ярдәм итү штабы җитәкчесе урынбасары, районның шәһәр советы депутаты Вячеслав Колотовкин илтә киткән. Йөкне озатырга килгән район башлыгы Тимур Нугуманов Ватан сагындагы егетләргә ярдәм җибәрергә булышкан депутатларга, оешмаларга, «Ассоль» штабына, «Мегасети» штабына, шулай ук Инженерлык лицее балаларына һәм укытучыларына, ата-аналарга рәхмәт белдерде.

Түбән Кама

Махсус хәрби операция зонасындагы якташларына ике машина җибәрергә җыеналар.  Аны 1 нче славян бригадасында хезмәт итүче Бурбон позывнойлы хәрби илтәчәк.

Машинага акчаны Түбән Камада яшәүче Андрей Мишин гаиләсе тапшырган. Ир-ат Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләр ветераны булган, ә махсус операция башлангач, хатыны белән бергә хәрбиләргә төрлечә ярдәм күрсәтә башлаган. Кызганыч, август аенда гаилә башлыгы вафат булган. Әмма гаиләсе аның эшен дәвам иттерергә җыена.

– Әтием егетләрнең хәлен аңлый иде, үзе дә заманында Ватанны саклаган кеше бит ул, – ди Андрей Мишинның кызы Роза Князева.

Бурбон сүзләренчә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга мондый автомобильләр бик кирәк.

– Анда гадәти транспортта йөреп булмый. Мәсәлән, яраланганнарны алып чыгарга яки ашыгыч рәвештә ротация үткәрергә кирәк, нәкъ менә шундый машиналар сынатмый һәм бик озак хезмәт итә, – ди ул.

Бу – Мишиннарның алгы сызыкка җибәргән икенче машинасы. Беренче «УАЗ Патриот»ны алар узган елның декабрендә озата. «Патриот» белән бергә махсус операциягә «Лада 2105» автомобиле – Түбән Камадан махсус операциядә хезмәт итүче контрактчының шәхси транспорты китәчәк. Ул 2022 елдан бирле «Алга» батальоны составында хезмәт итә.

Мөслим

Мөслимлеләр махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә чираттагы ярдәм йөген озаткан. Әлеге районда яшәүчеләр аеруча актив. Инде хәбәр иткәнебезчә, Метрәй авылы егете Рүзәл Минһаҗев,  бөтен район халкын берләштереп, СВОдагы егетләргә кирәк-яракларны барлап тора. Соңгы киткән йөктә исемле посылкалар аеруча күп булды.

– Күп тапкырлар егетләрне  барып күргәч, мин андагы хәлләрне яхшы беләм. Шуңа күрә ничек тә ярдәм итәсе иде үзләренә. Алар безгә ышана, безне көтә. Туган яктан килгән һәр әйбер кадерле, – ди Рүзәл. Махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә район хакимияте һәм халык ярдәме белән автомобильләр, квадрокоптерлар, егетләребезгә кирәк булган башка төр техника алынган. Запас частьлар, кием-салым, юрган, мендәр, су савытлары һәм башка бик күп әйберләр җыелган. Уңган хуҗабикәләр коры ашлар, консервлар, озак яна торган шырпылар, махсус киемнәр әзерләде,  маскировка челтәрләре үргәннәр, укучылар хатлар язган. Болар барысы да егетләргә барып ирешкән инде.

Менделевск

Карман авылыннан махсус хәрби операциягә киткән өч хәрбинең әти-әнисе йортына су керткәннәр. Моңа кадәр алар суны колонкадан ташыган. Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев күптән түгел махсус операция зонасындагы хәрбиләр янында булган һәм аларга гуманитар йөк тапшырган иде.  Алар 5 миллион сумлык 9 тонна гуманитар ярдәм алып барганнар.

– Махсус хәрби операция зонасына баргач, егетләр әти-әниләре өенә суүткәргеч сузу үтенече белән мөрәҗәгать иткән иде. Район хакимияте һәм Эдуард Сөләйман улының уртак тырышлыгы белән йорт янында скважина борауладык, канализация ясадык һәм өйгә су керттек, – ди район башлыгы Радмир Беляев.

Зәй

Зәйдә махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан егет сөйгәне Ләйсәнгә тәкъдим ясаган.  Алар озак уйлап тормаган, ЗАГСка гариза биргәннәр.

Илдар, язын контракт төзеп, СВОга киткән булган. Ул эчке эшләр бүлеге системасында хезмәт куйган. Хәрби буларак, ил өчен катлаулы вакытта читтә кала алмаган.

– Бик күп егетләр, дусларым мобилизация буенча китте. Авыр вакытта бергә булу кирәк. Безнең частьта бик күп Зәй егетләре бар. Без бер-беребезгә терәк булып хезмәт итәбез. Безгә гуманитар ярдәм гел килеп тора, моның өчен зәйлеләргә бик зур рәхмәт. Маскировка челтәрләре үрүчеләр аерым хөрмәткә лаек, – ди Илдар.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү