Биржада дизель ягулыгы хакы бераз гына булса да кими.
Октябрь аенда Россиядә бензинга күпләп сату бәяләре кими башлаган. Бу хакта “Ведомости” Санкт-Петербург халыкара товар-чимал биржасындагы торг мәгълүматларына таянып яза.
Шулай итеп, АИ-92 маркалы 1 тонна бензинның бәясе 59 356 сум тәшкил иткән Бәясе. 17 октябрьдән башлап, рәттән өченче тапкыр кимегән инде. Шушы вакыт эчендә әлеге маркалы ягулык хакы 2 процентка төшкән. 6 сентябрьдә узган торгта 1 тонна бензин бәясе 62 487 сум торса, шуннан соң бүгенгә кадәр 5 процентка арзанайган.
Шулай ук АИ-95 ягулыгының биржадагы бәясе дә кими. Әлеге марка хакы тоннасына 63 521 сумга калган. Быел июнь аеннан бирде минималь күрсәткеч бу. Дизель ягулыгы хакы дә бераз гына төшкән. Җәйге дизельнеке 0,6 процентка кимеп, 1 тоннасы 60 600 сум булган. Сезон арасында кулланыла торган дизель хакы исә 0,2 процентка арзанаеп, тоннасы 60 913 сум тәшкил иткән.
Кышкы дизель ягулыгы бәясенә килгәндә, ай башыннан 3 процентка кимегән. Әмма соңгы атнада үзгәрмәгән диярлек.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat