Казанда казах шагыйренә һәйкәл ачылды

Бүген Казанның Назарбаев һәм Качалов урамнары кисешендә казах шигърияте классигы Абай Кунанбаев бюсты ачылды.

Тантаналы ачылышта Казахстанның мәдәният һәм мәгълүмат министры Аида Балаева да катнашты. “Без Россия җитәкчелегенә һәм тугандаш Татарстан халкына казахларның бөек улына зур хөрмәт күрсәткәннәре өчен чиксез рәхмәтле”, – диде ул.

 

Татарстан һәм Казахстан мәдәният министрлары Абай Кунанбаевка һәйкәл ачты

 

 

Бюст казах ягы инициативасы белән куелган. “Татарстанда һәрвакыт мәдәниятләр арасында үзара ихтирам хөкем сөрде. Хәзерге көндә дөньяда глобальләшү бара: чикләр, милли тәңгәллек югала. Ә БРИКС исә һәр халыкның, һәр катнашучы илнең мәдәни кодын хөрмәт итү кыйммәтләренә корыла”, – диде Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова.

Абай Кунанбаев – казах халкының күренекле шагыйре. Шагыйрьнең Семей шәһәрендәге (ул вакытта Семипалатинск) Әхмәт Риза татар мәдрәсәсендә укыганы билгеле.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү