Социаль челтәрләрдә Казанда БРИКС саммиты кунакларына тәкъдим ителгән меню фотосы пәйда булган, дип яза “KazanFirst”.
Шулай итеп, ил башлыкларын кыстыбый, мәрсин балыгыннан пилмән яки гөмбә пилмәне белән сыйлаганнар булса кирәк. Шулай ук судак балыгы, пешерелгән бәрән сыйрагы, яшелчә лазаньясы тәкъдим иткәннәр.
Десертка дәүләт башлыкларына лаймнан сорбет, туңдырма белән алма пирогы яки шоколадлы торт сайлап алу мөмкинлеге биргәннәр.
Эчемлекләрдән Riesling, Krinitsa Winery, Russia, Rivage Blend, Krinitsa Winery тәкъдим иткәннәр.
Исегезгә төшерәбез: бүген Казанда БРИКС саммитының соңгы – өченче көне.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat