Гутерриш: «Сүздән эшкә күчәргә кирәк. Без БРИКСка ышанабыз»

Берләшкән Милләтләр Оешмасы генераль секретаре Антониу Гутерриш Казанда “БРИКС плюс”/ “аутрич” форматында БРИКС илләре утырышында чыгыш ясаган.

“Берләшмәгә керүче илләр Җир шарында яшәүче халыкның 50 проценты чамасын тәшкил итә. Халыкара проблемаларны төрле яклап хәл кылу ягында булуыгызны билгеләп үтәм. Моны бүгенге җыелышта да күрергә мөмкин. Бер генә төркем яки ил дә үзе генә эшли алмый. Дөньяда, әйтик, конфликтлар артуга, климат бозылу һәм үзгәрүгә, пычрануга, биотөрлелек югалуга, тигезсезлеккә, фәкыйрьлеккә, ачлыкка, кризисларга бәйле кыенлыкларны һәм хәлсезрәк илләрнең киләчәгенә янардай сынауларны җиңеп чыгу максатында, зур бер гаилә кебек эш итү өчен, дәүләтләр бергәлеге кирәк”, – дип билгеләп үткән Гутерриш үзенең чыгышында.

Аның әйтүенчә, сентябрь аенда киләчәк саммиты үткәрелгән һәм БМО анда кеше хокукларын үстерү, дөньяны алга этәрү өчен “юл картасы”н тәкъдим иткән.

“Киләчәк саммиты глобаль үсеш һәм иминлек максатларын тәкъдим итте. Хәзер сүздән эшкә күчәргә кирәк. Без БРИКСка ышанабыз. Ул куелган бурычлары хәл кылуда мөһим роль уйный алачак”, – дип басым ясап әйткән Гутерриш.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү