Дөнья зур гаилә булып яши инде, әмма гаиләдәге хәлләр дә кайвакыт кул күтәрүгә кадәр барып җиткәли, ә БРИКСның максаты – уртак йортта уңай мохит тудыру. Россия Президенты Владимир Путин Казанда “БРИКС плюс” /“аутрич” форматындагы утырышта БМО генераль секретаре Антониу Гутерриш сүзләренә җавап йөзеннән шулай дип белдергән.
“Хөрмәтле генераль секретарь барыбызның да бер гаилә кебек яшәргә тиешлегебез турында әйтте. Хөрмәтле Генераль cекретарь, без шулай яшибез дә инде! – дигән ирония белән Владимир Путин, Гутерришка мөрәҗәгать итеп. – Кызганычка, гаиләләрдә дә еш кына ызгыш-талашлар булгалый, кара тавыш куба, мөлкәт бүлешү китә, кайвакыт кул күтәрүгә кадәр барып җитә”.
Россия Президенты әйтүенчә, БРИКСның максаты нәкъ менә уртак йортта уңай мохит тудыру, хезмәттәшлек өчен кирәкле механизмнар булдырудан гыйбарәт. “Без шулай эшлибез һәм алга таба да шулай эшләячәкбез, шул исәптән Берләшкән Милләтләр Оешмасы белән иңгә-иң торып”, – дип йомгак ясаган сүзенә Путин.
Моңа кадәр БМО Генераль секретаре үз чыгышында хәзер сүздән эшкә күчәргә кирәклеген басым ясап әйткән. “Без БРИКСка ышанабыз”, – дигән Гутерриш.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat