Дистәләрчә еллар элегрәк оештырылган барлык структуралар үзгәреп торучы дөньяга туры китереп үзгәртелергә тиеш, әмма Берләшкән Милләтләр Оешмасы кебек башка оешма юк әле. Россия Президенты Владимир Путин “аутрич”/ “БРИКСплюс” форматындагы БРИКС саммиты утырышында шулай дип белдергән.
“Дөнья үзгәрә һәм дистәләрчә еллар элегрәк оештырылган барлык структуралар да үзгәреп торучы дөньяга туры китереп үзгәртелергә тиеш, әмма БМО кебек башка универсаль халыкара оешма юк әле”, – дигән Президент БМО Генераль секретаре Антонио Гутерришка сүз биреп.
Гутерриш, үз чиратында, саммитта катнашу мөмкинлеге тудырылуга рәхмәт белдереп, БРИКСка керүче илләрнең Җир шарында яшәүче халкының 50 процент чамасы тәшкил итүен басым ясап әйткән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat