Владимир Путинның Антониу Гутерриш белән нәрсәләр турында сөйләшкәннәре мәгълүм булган

Берләшкән милләтләр оешмасы генераль секретаре Антониу Гутерриш очрашуда Газзә секторында һәм Ливанда утны туктату мәсьәләсен күтәргән, шулай ук киләчәктә хәлләрнең кискенләшүенә юл куймаска өндәгән. Генераль cекретарь Казанда БРИКС саммиты кысасында Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда иң элек шушы мәсьәләләргә кагылып үткән.

“РБК” БМО сайтындгы мәгълүматларга таянып язганча, Гутерриш Путин белән, Якын Көнчыгыштагы хәлләрдән тыш, халыкара финанс системасын алга таба үстерү буенча да фикер алышкан.
Шул ук вакытта БМО генераль секретаре Кара диңгездә судноларның ирекле йөрүен кертүнең дөньяда азык-төлек һәм энергетика иминлеге өчен зур әһәмияткә ия булачагын әйткән.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү