Аксубай районы Казанны гөрләтте

«Татарстанның мәдәни башкаласы» республика бәйгесе кысасындагы чараларга халык бәяне төрлечә бирә. «Районнар башкала алдында хисап тота», – дип әйтүчеләр дә бар, «Мәҗбүри булгач, әзерләнәләр инде, кая барсыннар», – дип кызганган сыман сөйләүчеләре дә юк түгел. Ә менә Аксубай районының «Әкият» балалар үзәгендә булган чыгышыннан соң күптән Казанда яшәүче якташлары Рәмзия апа чын күңелдән: «Йөрәккә дәва икән бу», – дип куйды. Мондый фикер белән һич кенә дә килешмичә булмый.

Фикер дигәннән, чыннан да, башта уйлар өермәсе тудырырлык чыгыш ясады аксубайлылар. «Мондый бәйге нәрсәгә кирәк?» дигән сорауга берәү дә җавап тапмый калмагандыр. Күп еллар Аксубайда район башлыгы булып эшләгән, бүген Дәүләт Советы депутаты Камил Гыйльманов белән дә сөйләштек бу хакта.

– Беренче чиратта бу – якташлар бәйрәме, – диде ул. – Күрәсезме, ничек сагынышканнар: елаша-елаша кочаклашалар. Кайберәүләрнең, бәлки, кайтырга мөмкинлеге дә юктыр. Монда алар туган туфракның исен тоярга киләләр. Күңелләре белән туып-үскән илләренә кайтып киләләр, әллә кайчан күрмәгән якташлары белән очрашалар. Икенчедән, без һәр районның ничек яшәп ятканын, ниләр белән шөгыльләнгәнен белеп-күреп, үрнәк алып, тәҗрибә уртаклашып яшәргә тиешбез. Өченчедән, карагыз әле, күпме кеше катнаша бит: бәбиләрдән алып әбиләргә кадәр. Тамашачылар составы да шундый ук. Бу бит – булган байлыгыбызны киләчәк буыннарга җиткерү, гореф-гадәтләрне, туган телләрне саклау өчен менә дигән форсат. Безнең район өчен бигрәк тә кирәк бу, чөнки Аксубайда төп өч милләт халкы яши: татарлар, чуашлар, руслар. Үзләрен төрле яклап күрсәтергә барысына да мөмкинлек бирелә, берсе дә читтә калмый.

Яңа гына үз вазыйфасына керешкән башлык Алмаз Мингулов та шундый фикердә. Шушы районның Карасу авылы егете ул. Эстафетаны да нык куллардан кабул итеп алган. Димәк, райондагы хәлләрне бар нечкәлекләренә кадәр белә дигән сүз.

«Әкият»нең эченә генә түгел, бу үзәк урнашкан Петербург урамына да таралган иде бәйрәм рухы. Милли киемнәр кигән татар, рус, чуаш кызлары урамда ук татлыдан-татлы ризыкларын тәкъдим итәргә ашыга. Иҗат коллективлары да кимен куймый. Татарча җырлап кына бетерәләр, чуашлар чыгыш ясый, аннары русларга чират җитә. Хәер, концерт карап ләззәтләнергә әллә ни вакыт та юк. Тизрәк «Аксубай җирлегендәге күренекле кешеләр» дигән күргәзмәне дә, авыл хуҗалыгы, урман хуҗалыгы, шәхси эшкуарлар, гаилә белән эшләүчеләрнең эш-гамәлләрен күрәсе килә.

Күренеп тора: мондый бәйрәмне бертуктаусыз әзерләнеп кенә үткәреп була. Концерт программалары турында гына әйтүем түгел әле. Мәсәлән, бер урында халыкны үлән чәе белән сыйлыйлар. Баксаң, район музейларындагы хезмәткәрләр дару үләннәрен яз айларында ук киптереп, махсус шушы бәйрәм өчен әзерлиләр икән. «Гаилә сакчысы», «Гаилә учагы» традицияләрен дәвам иттерүчеләр, бәйрәмдә гореф-гадәтләрне халыкка күрсәтүчеләр дә музей хезмәткәрләре, китапханәчеләр булып чыкты. «Славутница» арт-терапия халык студиясе теләгән кешеләргә кул эшләрен сатуны да оештырган.

– Гаилә елы булганга, бу юлы аерым бер гаиләләрнең эш-гамәлләренә күбрәк игътибар бирдек, сценарийларга да шушы таләп куелды, – дигән иде Алмаз Минвазыйх улы.

Бу идея дә бик шәп килеп чыккан. Бикмуллиннар гаиләсе агачны уеп ясау, сынлы сәнгать, чүлмәк ясау эшләре белән шөгыльләнә икән. Кул эшләреннән күзләрне ала торган түгел. Аерым бер гаиләләрнең спорт, хезмәт уңышларын күрсәтә торган урыннар да шактый. Күргәзмәләрне карый-карый, мастер-классларда катнаша-катнаша, күчтәнәчләрдән авыз итә-итә, халык белән рәхәтләнеп сөйләшә-сөйләшә, үзебез дә Аксубай кешесенә әйләнеп бетә яздык.

Ә сәхнәдә безне тагын да саллырак сюрприз көткән. Башта татарлар, бөтен шартына туры китереп, бәбәй туе ясасалар, чуашлар туган авылларында буй үстергән егетләрен солдат хезмәтенә озаттылар. Урам буйлап җырлап, әби-бабайлардан, әти-әниләрдән фатиха алып, кача-поса гына сөйгән яр белән күрешеп, мәш килделәр. Шунысы кызык: гореф-гадәтләр шул дәрәҗәдә безнекенә дә охшаган ки, вакыт-вакыт сәхнәдә чуаш телендә сөйләшкәннәрен онытып та җибәрәсең. Барысы да аңлашыла. Ни дисәң дә, бер тамырдан шул инде без. Руслар, бөтен гореф-гадәтләрне үтәп, чибәр кызны кияүгә бирделәр. Бу эшне әти-әниләр хәл итте. Шуңа күрә елап та алдылар, моңсуланып җырладылар да. Ярый әле, ахыр чиктә егет белән кыз, бер-берсен ошаттылар, кавышуларына бик шатландылар.

Сәхнәдә җыр-биюләр дәвам итте. Хуҗаларга якташлары да кушылды. Айгөл Хәйри  дә сәламнәрен татар халык җыры аша җиткерде. Бу инде үзенә күрә Камил Камаловичның алда әйтелгән сүзләренә бер дәлил иде. Аксубайда шул туфрактан чыккан күренекле кешеләр барысы да исәптә, барысына да кадер-хөрмәт. Бәйрәм өчен махсус эшләнгән зур китап та шул хакта сөйли. Актарып чыга алсаң, бу якта нинди шәхесләр барлыгын тәгаен беләсең дә беләсең инде.

Шулай да бәйрәмдә иң күңелгә тигәне махсус хәрби операциягә кагылышлы күренешләр булгандыр. Әле «Әкият»кә кергәнче үк башланды ул. Ветераннарның «Ватанга хезмәт итәм» иҗтимагый оешмасы белән волонтерлар маскировка челтәрләре үрәләр, теләгән һәр кеше аларга кушыла да ала. Иренмичә аңлаттылар. Үзенә күрә мастер-класс иде ул. Минемчә, бу күренештән соң күпләр челтәр үрү эшенә керешеп китәрләр кебек. Чөнки: «Безнең мәчеттә дә үрәләр. Барырга кирәк әле», – дигәнрәк сүзләр ишетелгәләде. Патриотик җырларны да тамашачылар аягүрә басып тыңладылар. Ә менә Лилия Мантова җырлаганда, залдагы тамашачылар күз яшьләренә ирек бирде. Җыры да елатырлык, язмышы да уйланырлык шул. Забайкалье төбәгендә хезмәт иткән җиреннән аның ире хәрби операциягә киткән. Ә Лилия үзе ике баласы белән Аксубайга кайтырга уйлаган. Ни дисәң дә, туган җир сагындырып кына калмый, үз баласын сыендыра да шул. Авыр вакытларда бигрәк тә. Киң күңелле, ярдәмчел, эшчән, уңган-булган икәнлекләре күренеп тора бит якташларының.

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү