Төркиянең БРИКСка керергә теләвен әйткәннәр

Төркия БРИКСка кушылу белән кызыксына. Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков TRT World телеканалына шул хакта сөйләп үткән.

“Төркиянең БРИКСка кушылуы, һичшиксез, берләшмәнең барлык әгъзалары өчен бик мөһим булачак. Төркия – зур дәүләт, дөньякүләм эшләрдә дә әһәмиятле роль уйный, дигән Кремль вәкиле.
Аның әйтүенчә, Төркия Россия өчен НАТО блогы әгъзасы буларак түгел, бәлки дәүләт буларак мөһим.

Исегезгә төшерәбез: БРИКС саммиты Казанда 22-24 октябрьдә үткәрелде, анда 30дан артыграк дәүләт делегациясе катнашты.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү