Бүген Мамадыш районының Түбән Яке авылында махсус хәрби операциядә һәлак булган 46 яшьлек Айнур Исрафиловның исемен мәңгеләштерү йөзеннән ул укыган мәктәп янәшәсендә һәйкәл ачылды. Әлеге эшне авылдашларны барлап, берләштереп торучы олы йөрәкле укытучы Фоат Насыйбуллин башкарды.
Айнурның класс җитәкчесе ул. Берәүдән дә ярдәм сорамый, үзе һәйкәл ясарга тотына. Аны күреп башка авылдашлар кулдан килгәнчә булыша. Укытучының үз укучысы өчен әнә шулай җанын биредәй булып торуы да ни тора! Заманында мәктәптә иң зур класс иде алар. 16 бала бергә укыдылар. Укытучылары ул вакытта да алар өчен бик якын кеше булды. Фоат абыйның изге эшләре моның белән генә бетми. Авылым дип яшәүче, тарихны барлаучы, якташларны җыеп торучы кеше ул.
Фоат абый бакыйлыкка күчкән укучыларын яхшы сүзләр белән искә ала. Укыганда Айнур аның уң кулы булды. Күп кенә олимпиадаларга бергәләп тә йөрдек әле.
– Айнур бар яктан үрнәк булып үсте. Әйбәт билгеләргә укыды. Югары белем алды. Хокук саклау өлкәсендә эшләде. Хатыны Гөлия белән Алсу һәм Инсаф исемле сабыйлар үстерделәр, ди ул. – Бик авыр хәл. Гомере бигрәк кыска булган. Без Айнурны онытмабыз, яхшы сүзләр белән искә алырбыз. Урының оҗмахта булсын, укучым!
Башлангыч классларда укыткан Гөлнәзирә апа Галиева Айнурның дәрескә килүен искә төшерде.
– Дәфтәрнең читенә күп итеп танклар ясаган иде ул. Менә хәзер аңладым мин аны, – ди Гөлнәзирә апа. – Горурланырлык егет булып үсте. Бервакыт юлда авылга кайтырга машина көтеп торганда, әтисе белән яныма килеп туктадылар. Матур гәүдәле, зыялы, итагатьле икәнен күреп горурландым. Мин укыткан бала бит бу дигән идем.
Айнурның әтисе өлкән яшьтә инде. Алты баласының өчесен, хатынын югалткан кеше ул. Әмма бирешми, Хәйдәр абый. Җомга намазларына йөри, күңел яраларын дога белән төзәтә.
– Ике малаем, бер кызым гына калды инде. Нишлисең, күрәчәкне күрми гүргә кермисең диләр бит. Яшьләр китә, шунысы кызганыч. Тизрәк илләр тынычлансын иде. Бер генә ата-ана да бала хәсрәтләрен күрмәсен. Баламны онытмаганыгыз өчен рәхмәт, – ди ул.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat