Башкорстанның Стәрлетамак шәһәрендә быел август аенда булган юл фаҗигасен тикшерү дәвам итә. Дуслык урамындагы авариядә педагогия көллиятендә укучы 18 яшьлек Елизаветаның гомере өзелгән, дип яза “NewsBash”.
18 август көнне өч яшь-җилкенчәкнең Mitsubisi Galant автомобилендәге сәфәре фаҗигале төстә төгәлләнгән. Рульдә – 22 яшьлек Александр, салонда – егетнең сөйгән кызы Алинә һәм аның ахирәте Елизавета булган. Машина, алда баручы “авто”ны узу өчен каршы як полосага чыгып, Renault Loganга килеп бәрелгән.
Фаҗиганең шаһитлары әйтүенчә, Mitsubisi каршы як полосага чыкканда бик зур тизлектә “очкан”. Бәрелешү сәбәпле берничә кеше, шул исәптән Renault Logan йөртүчесе һәм пассажиры зыян күргән. Кызганычка, Елизавета, авария шаһитлары беренче ярдәм күрсәтергә тырышса да, һәлак булган. Кызның муен өлешендәге умыртка сөяге сынган…
Хокук саклау органнары җинаять эше кузгаткан. Әмма фаҗигадән соң ике ай узса да, гаепле әле һаман иректә һәм, һәлак булган кызның якыннары әйтүенчә, хәтта үкенү хисләре дә белдерми икән.
Елизаветаның туганнары, дус-ишләре аеруча шуңа гаҗәпсенә һәм “җенләнә”: 18 октябрьдә – фаҗигадән соң төп-төгәл ике узгач, Александр белән Алинә өйләнешкән. Һәлак булган кызның ахирәте Инна әйтүенчә, йөртүченең туганнары Елизаветаның әти-әнисен полициядән гаризаларын алырга күндереп караган, әмма ниятләре барып чыкмаган.
Елизаветаның кайгы-хәсрәткә чумган әти-әнисе, гадел тикшерү уздырып, гаеплеләргә карата җәза чарасын билгеләүне таләп итә. “Лихач” аркасында гомере өзелгән кызның абыйсы әйтүенчә, авариягә гаепле егет, янәсе, очраклы килеп чыккан фаҗига, дип, үз гаебен танымый.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat