Шул ук вакытта Татарстан башкаласы Яңа ел ялын уздыру өчен иң кыйммәт 4 шәһәр исемлегенә эләккән.
Казан Яңа ел очрашулары өчен иң популяр 4 шәһәр исәбенә кергән. ТВИЛ сервисы, тикшеренү уздырып, шундый нәтиҗәгә килгән.
Бу җәһәттән Сочи беренче урынга чыккан (кунакханәләрне броньлауның 15 проценты шуңа туры килә). Санкт-Петербург (14%) икенче урынга чыккан. Мәскәү (9%) өченче урынга “кунаклаган”. Казан – дүртенче.
Шул ук вакытта Татарстан башкаласы Яңа ел ялын уздыру өчен иң кыйммәт 4 шәһәр исемлегенә дә эләккән. Казан кунакханәләре номерларының уртача бәясе тәүлегенә 5,3 мең сум тәшкил итә. Фәкать Красная Поляна курортында (17,4 мең сум), Мәскәү (6 мең сум) һәм Сочида гына (5,5 мең сум) кыйммәтрәк.
Бәяләр үсүгә карамастан, Россия курортларының популярлыгы арта. Белгечләр мәгълүматларына караганда, Яңа ел бәйрәмнәренә кунакханәләрне броньлау саны узган елдагыга караганда 11 процентка арткан.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat