Яшьлегемә әйләнеп кайткандай булдым! Әгерҗе районының Тәбәрле авылында фельдшер ярдәмчесе булып эшләүче Гөлсия Шәрәфиева, яңа һөнәрле булгач, шундый хисләр кичергән. Сиксәненче еллар башында, Алабуга медицина көллиятен тәмамлагач, туган авылында сигез ел фельдшер булып эшләгән ул. Аннары егерме җиде ел Тәбәрле авыл җирлегендә хезмәт куйган Гөлсия ханымга лаеклы ялга чыккач та тик торырга туры килми. Авылдагы ФАПка фельдшер ярдәмчесе итеп эшкә чакыралар аны.
– Узган ел тормыш иптәшем үлеп китте. Җанымны кая куярга белмәгән көннәрем иде. Фельдшер ярдәмчесе булырга чакыру килгәч, башта бераз шикләндем. Ахыр чиктә тәвәкәлләргә булдым. Бүген инде бу карарыма сөенеп туя алмыйм. Фельдшер ярдәмчесе булып эшли башлагач, утыз елдан соң яшьлеккә әйләнеп кайткандай булдым. ФАПтагы үзгә мохиткә кадәр сагындырган, – ди Гөлсия ханым.
Тәбәрле авыл җирлегенә кергән, бер-берсеннән шактый ерак урнашкан дүрт авылга (Тәбәрле, Яңа Аккуҗа, Сокман һәм Мукшур) берүзе хезмәт күрсәткән фельдшерга да бәхет ишелеп төшкәндәй була. Өлкәннәрнең кан басымын үлчәп, хәлен белешеп тору, тикшеренүләргә чакыру, кәгазь эшенең бер өлеше дә Гөлсия апа җилкәсендә. Медицина белеме һәм тәҗрибәсе булган ярдәмчегә авылдашларының да ышанычы зур. Аларның кайсы белән сөйләшмә, фельдшерга да, ярдәмчесенә дә рәхмәт сүзләре генә ишетәсең.
– Күпмедер тәҗрибәм булса да, фельдшердан узып эшләгәнем юк. Аңа ярдәм итә алуыма, эшен күпмедер җиңеләйтүемә сөенәм генә, – ди Гөлсия Шәрәфиева.
Билгеле булганча, узган елның сентябреннән Татарстанда «Фельдшер ярдәмчесе» дип исемләнгән проект гамәлгә ашырыла башлады. Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, шул вакыт эчендә 1033 кеше яңа һөнәр үзләштерергә өлгергән. Иң күп фельдшер ярдәмчеләре Апас, Кукмара, Мамадыш һәм Балтач районнарында исәпләнә. «Алар кече медицина хезмәткәрләренеке кадәр хезмәт хакы ала», – дип ачыклык керттеләр «ВТ» хәбәрчесенә министрлыкта.
Шул рәвешле бик күпләрне эшле, иптәшле итте бу проект. Моңа кадәр Саба районының Олы Шыңар авылында 12 ел китапханәче булып эшләгән Эльмира Ибраһимованың да фельдшер ярдәмчесе булып эшли башлавына тиздән бер ел була. Шушы авылда кырык елга якын фельдшер булып эшләгән Рузилә апа чакыргач, үзен яңа һөнәрдә сынап карарга булган ул. Онлайн рәвештә өч ай укыган.
– Хәзерге эшем бик ошый. Башта җиңел булмады, билгеле. Бөтенләй башка өлкә бит бу. Сәламәтлеккә кагылышлы булгач, җаваплылык та икеләтә зур, – ди ул.
Фельдшер башкарган шактый эш бүген Эльмира ханым җилкәсендә. Өйдән өйгә йөреп, кешенең кан басымын, температурасын да үлчи, тиешле даруларны эчү-эчмәүләрен дә контрольдә тотарга туры килә аңа. Кәгазь эшендә дә файдасы зур фельдшер ярдәмчесенең.
– Яшерен-батырын түгел: фельдшер ярдәмчесенә халыкның ышанычы чамалырак. Шулай да күпләр безнең эшебезне аңлап кабул итә. Фельдшерга ярдәмче һичшиксез кирәк, минемчә. Алар хәзер берүзләре күпме эш башкара бит. Еш кына кешене дәваларга вакытлары да калмый, – ди Эльмира Ибраһимова.
Терәксез булмый
Яшел Үзән районының Мулла Иле авылы фельдшеры Лилия Садыйкованың тормыш иптәше Рамил күптән түгел аның законлы ярдәмчесе дә булып куйган. Узган елның октябреннән, Яшел Үзәннең медицина көллияте базасында өч ай укып, фельдшер ярдәмчесе дигән таныклык алып чыга ул. Шул рәвешле авыл мәктәбендә ОБЖ һәм физкультура дәресләре укыткан Рамил абый хәзер бер үк вакытта фельдшер ярдәмчесе дә булып эшли.
– Өйдә терәге булмаса, авыл җирендә эшләүче фельдшерга бик авыр. Безнең һөнәрнең алы да, ялы да юк бит. Шуның белән беррәттән өйдәге эшләрне, хуҗалыкны да алып барырга кирәк. Ул яктан мин бәхетле, Аллаһка шөкер. Рамил гомер буе өйдә дә, эштә дә терәгем булды. Элек-электән авырулар янына да бергә чыгып китәбез, дару алып кайтасы, нәрсәнедер кагасы-төзәтәсе булса да, ул ярдәмгә килә иде. Хәзер менә шул ук эшләрне законлы рәвештә эшли инде, – дип көлә Лилия ханым.
Тәҗрибәле фельдшер яшерми: яңа вазыйфаны башта берничә кешегә тәкъдим итеп карый ул. Әмма аңа өстәмә укырга кирәклеген, өстәвенә, минималь хезмәт хакы түләнгәнен белгәч, алар моннан баш тарта. Шул рәвешле Лилия ханымның гомер дәвамында сыналган ярдәмчесе бу очракта да ярдәмгә килә.
– ОБЖ дәресе укыткач, тормыш иптәшем беренче ярдәм күрсәтә белә. Компьютерда да эшли белә, бу эшкә үзем дә аннан өйрәндем. Фельдшер ярдәмчесе буларак аңа ЭКГ ясарга гына өйрәтәсе булды. Имтиханнарын беренче тапкырдан ук уңышлы биреп чыкты, – дип сөенә Лилия ханым.
Ә менә Баулы районы Мортаза фельдшер-акушерлык пунктын җитәкләүче Рәзинә Мөгыйнова ярдәмчесе булган фельдшерларга кызыга. Авылда яшәүчеләр саны аз булу сәбәпле, үзләрендә мондый вазыйфа каралмаган.
– Фельдшерга ярдәмче бик кирәк. Минем дә ярдәмчем булса, букчамны асып, өйдәге әби-бабайлар янына ешрак сугылыр идем. Фельдшер ярдәмчесе бит ФАПка килгән кешенең кан басымын үлчи, журналларны да тутыра, компьютерда да эшли. Шул рәвешле фельдшерның эшен никадәр җиңеләйтә. Мондый ярдәмчесе булган хезмәттәшләрем өчен бик шат мин, – ди Рәзинә Мөгыйнова.
Сүз уңаеннан, Россиядә «Фельдшер ярдәмчесе» дип исемләнгән проект иң беренчеләрдән булып Оренбург өлкәсендә гамәлгә ашырыла башлады. Биредә үзәк район хастаханәсе һәм ФАПлар арасында ара ерак. Бу проект иң беренче чиратта әнә шундый шартларда халыкка вакытында тиешле медицина ярдәме күрсәтү максатыннан кертелгән. Соңрак бу тәҗрибәгә Алтай крае да кушылды.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat