Республикада көзге ярминкәләр дәвам итә. Хәзер шимбә иртәләре төрледән-төрле ризыкның хуш исенә генә түгел, җыр-моңга да күмелә. Авыл халкы шәһәрдәгеләргә тәмле ризык белән бергә күңел җылысын, яхшы кәеф, авыл рухын да алып киләдер кебек. «ВТ» журналисты бу юлы авыл хезмәтчәннәре хәлен, ярминкәгә килгән сатып алучыларның кәефен, бәяләрне генә белешеп калмады, үзе дә яшелчәләр сатып карады.
Бу юлы ярминкәгә трамвайга утырып барырга булдым. «Агросәнәгать паркы» тукталышында төшеп, уңга керәсе. Иртәрәк чыктым, ахры, дисәм, инде каршыма әллә ничә кеше очрады. Күбесе тәгәрмәчле сумка өстери. Юл читендәрәк торган Гөлүсә ханымга ярдәм итәргә дә туры килде. Тукталышка җитәргә ара да ерак калмаган, сумкалары өзелгән. Бер кулына икесен тоткан, икенчесенә өчне эләктермәкче. Шул арада күзем өзелгән пакетына төште. Аның эче тулы кып-кызыл алма иде. Әһә, мин әйтәм, бәясен карармын әле.
Шулай итеп, ярминкә мәйданына килеп җиттем. Әлки егете Ринас Шиһапов җырлый, аның янында биючеләр дә җитәрлек. Олы яшьтәге әбекәйнең бик матур итеп биюе җәлеп итте. 81 яшь икән үзенә. Исемен генә әйтмәде.
– И, балакаем, елап утырып та карадым инде. Тормыш бирде кирәкне. Эчем тулы хәсрәт. Матур көй ишеттем дә биеп җибәрдем. Берәр кило кишер белән чөгендергә генә килгән идем, – ди ул.
Бу ярминкәне Татарстан мелиораторлары оештырган. Бик бай, бөтен кирәк әйбер бар монда. Халык литрлап сатыла торган сөткә чират тора. Мирхәйдәр Фәйзи урамында яшәүче 72 яшьлек Орфага апа 5 литрлы савытын кыстырып ук килгән.
– Сөтләре тәмле була. Монда бит литры 50 сум гына. Арзанга чыга. Бер алып кайтам да, атна буена җитә. Беразыннан катык оетам, калганын чәйгә тотам. Бүген әле күчтәнәч итеп кишер белән бәрәңге дә бирделәр, – ди ул.
Шул арада безне Биектау районының милли киемле кызлары чакырып алды. Иртәнге дүрттән бирле коймак пешереп, самавыр кайнатып, сатып алучыларны сыйлыйлар икән. Орфага апаны кыстап-кыстап чәйгә алып калдылар. Хәер, монда адым саен чәй өстәле әзерләнгән. Берәүне дә сыйламый җибәрмиләр. Табын тулы сый-хөрмәт. Хатыны белән парлап сыйланып утыручы Казанда яшәүче Николай абый янына тукталдым әле. Кунак итүләренә бик күңелләре булган.
– Авыл кешесенә рәхмәттән башка сүз юк. Ярминкәгә атна саен чыгабыз. Ит, сөт, кишер, бәрәңге, кәбестә алдык. Әле менә кызлар үзләре чакырып, өстәл янына утырттылар. Шаккаттым инде. Болай да итәләр икән дим, – ди Николай абый.
Каршыма очраган хатынның кызыл алмаларын эзләп киттем. Табуын таптым, әмма аңа чират иде. Килосы – 90 сум, Буаныкылар сата. Алма Чүпрәленеке икән. Сыпыртып алалар. Мин дә чиратка бастым. Ике төрле сорт алманың да бәясе бертөрле. Әнә шуңа сатучы тартмадан үзеңә тутыру мөмкинлеге бирә. Төрлесен алырга була. Минем 103 сумлык алма чүп икән ул. Әнә Мөслимнең Олы Чакмак авылыннан үзе дә ярминкәгә килгән Илдар Шәймиев алманы тартмасы белән алды. 1 мең 500 сум тирәсе булды аныкы.
– Безнең якларда алма булмады быел. Алып карыйм әле. Кышка саклап була торган сорт булмаса да, тиз генә бозылмас әле. Ашарбыз рәхәтләнеп, – диде ул.
Күңелемдә сатучы булып карау теләге уянды. Бер елны Мамадышларга яшелчә сатышканым бар иде инде минем. Чаллыдан килгән ханымнар теләгемә каршы килмәде. «Мелиоводстрой» оешмасында эшлиләр икән. Алар янына басып, сатарга булдым. Аягым җиңел булды. Шул арада ике ир килеп басты. Берсе 1 кило чөгендер сорый. Чөгендернең вак булуына күзе төшкән. Килосы 23 сум. Әйдә, абый, 50 сумлык итеп үлчим, дим. Ризалашты. Шул арада аның артындагысы да чөгендер алырга булды. Вакланып тору юк, аңа да ике килодан артык үлчәп бирдем. Абзыйлар мине чын сатучы дип уйлады. Читкә китеп нидер сөйләштеләр дә, берсе ике капчык, икенчесе бер капчык бәрәңге дә алырга булды. Янымдагы Миләүшә белән Нәзилә апа шатланды инде. Бу ирләрне күреп, чират җыелды.
Бер әбигә 1 кило кишер кирәк. Вакларын сал, кызым, ди. Тыңлыйм, әбекәй елмаеп кына тора. Монда сатучылар кызык, бәяне түгәрәкләргә кушалар. 32 икән, 30 гына диясе. Әллә ничә әбигә кишер саттым ул көнне. Чөгендерне дә бик теләп алдылар. Сатуын сатам, башта бер уй – берәр таныш килеп чыкмаса ярар иде, дим. Уйлап та бетермәдем, каршыма дус кызым белән каенанасы килеп бастылар. Эштән куштылар, булышам, дип котылдым. Алар да бик күп яшелчә алды. Кыскасы, кызлар миңа, мин аларга рәхмәтле булып аерылыштык.
Сүз уңаеннан, «Приволжскмелиоводхоз» директоры Марс Хисмәтуллин әйтүенчә, алар ярминкәгә 8 миллион сумлык азык-төлек алып килгәннәр. Болар – 77 тонна бәрәңге, 46 тонна кәбестә, күп итеп кишер, чөгендер, суган, макарон эшләнмәләре, сөт, ит, йомырка.
САН
Татарстанда ярминкәләр башланганга 6 атна узды. Алар 29 декабрьгә кадәр узачак. 6 атна эчендә 466, 7 миллион сумлык азык-төлек сатылган. Авыл хезмәтчәннәре башкалага 3 922,8 тонна яшелчә, 100,9 тонна сөт, 283,7 тонна шикәр комы, 1 083,3 мең данә тавык йомыркасы, 441,3 тонна ит алып килгәннәр.
Бәяләр
Сөякле сыер ите (кг) – 530 сум
Үрдәк (кг) – 550 сум
Каз (кг) – 650 сум
Тавык (кг) – 320 сум
Эре йомырканың бер дистәсе – 95 сум
Беренче категориядәге йомырка – 90 сум
Яшелчә (кг)
Бәрәңгенең килосы – 25 сум
Кишер – 25 сум
Кызыл чөгендер – 23 сум
Башлы суган – 30 сум
Кәбестә – 25 сум
Сөт ризыклары
Атланмайның килосы – 770 сум
Сөтнең 1 литры – 50 сум
Ярма һәм ашлык (кг)
Он – 27 сум
Карабодай – 40 сум
Борчак –18 сум
Шикәр комы – 60 сум
Бодай – 12 сум
Арпа – 12 сум
Арыш – 10 сум
Солы – 10 сум
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat