Дүрт бала һәлак булган өйдәге савыт-сабада дихлофос эзләрен тапканнар

Красноярск краеның Красная Сопка бистәсендә дүрт бала агуланып үлгән өйдә савыт-саба өслегендә бөҗәкләргә каршы кулланыла торган химик препаратның эзләрен тапканнар. Бу хакта “ТАСС” хәбәр итә.

Экспертиза йомгакларына караганда, савыт-саба өслегендә бөҗәкләр агулый торган препаратның эзләрен тапканнар.

Тикшеренү нәтиҗәләре буенча, гаиләдә кулланылган дихлофосның составы җитештерүче күрсәткән составка туры килә. Ягъни җитештерүче бөҗәкләргә каршы препаратны бөтен шартын туры китереп эшләгән, димәк, гаеп анда түгел, дигән сүз.
Исегезгә төшерәбез: фаҗига бер ай элегрәк булган. Гаилә, шул исәптән дүрт бала кичке ашка җирле кибеттән сатып алынган пилмән һәм тавык ашаганнан соң агуланган.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү