СВОда һәлак булган сержант Шакиров истәлегенә кул көрәше буенча турнир үтте

Шушы көннәрдә Балтач спорт комплексында бер ел элек СВОда һәлак булган якташлары- Норма егете сержант Фәнзил Шакиров истәлегенә кул көрәше буенча турнир үтте.

-Районыбызда кул көрәше спорты бик популяр. Зур җиңүләре булмаса да, Фәнзил яшь чакта кул көрәше буенча ярышларда катнаша, улыбыз Ирек тә бик яратып шөгыльләнә башлады. Шуңа күрә шушы спорт төрен сайладык. Ярыш үткәрү турындагы идеябезне хакимияттәгеләр дә, бик күп Татарстан, Рәсәй, дөньякүләм җиңүчеләр тәрбияләгән тренер Ранил Сафиуллин да хуплап, матди һәм мораль ярдәм күрсәттеләр.

Фәнзилнең бергә уйнап үскән урам малайлары, сыйныфташлары, хезмәттәшләре, әти- әни, туганнар… — бу ярышка бик күпләрнең акчалата ихлас ярдәме керде. Гимназия коллективы балаларны ашатуны оештырды. Районыбыз рәссамы Искәндәр Шакирҗанов берничә көн эчендә искитмәле баннер ясап бирде, медальләр мәсьәләсе дә шулкадәр тиз хәл ителде. Турнирда районның 14 мәктәбеннән 90 спортчы катнашты. «Балтач нуры» мәчете имам- хатыйбы, Фәнзилнең авылдашы Илгиз хәзрәт Әхмәдуллин шул көнне иртүк Фәнзилнең каберенә барып, Коръән аятьләре укыды, турнирның башыннан азагына кадәр безнең белән булды, гимназия ашханәсендә балаларга бик үтемле вәгазь сөйләде. Догалы ярыш булды бу, — ди мәрхүмнең хәләл җефете Зөлфия Шакирова.
Фәнзил мобилизациянең беренче дулкынында ук чакырылган райондашларыбызның берсе. Үткән ел октябрь аенда һәлак була. Үлгәннән соң «Батырлык» ордены белән бүләкләнә, ул укыган һөнәр лицеена истәлек тактасы куелган.
-Фәнзилне онытмаган, искә алган, аның исемен мәңгеләштерүгә хезмәтләре кергән һәркемгә без бик рәхмәтле. Бу ярышлар дәвамлы булыр дип ышанам, — ди Зөлфия.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү