Татарстанда 32 яшьлек хатын-кыз мошенникларга 2 миллионнан артыграк акча күчергән

Казанда 32 яшьлек хатын-кыз, биржада акча эшләмәкче булып, кырыгалдарларга 2 миллионнан артыграк акча күчергән. Бу хакта “Татар-информ” Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Ул август ахырында социаль челтәрләрдә Роман исемле ир-ат белән танышкан. Роман аны сәүдә биржасында акча эшләргә күндергән. Шуннан бер туташ шалтыратып, биржадан керем ала башлау өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеген аңлаткан.

Баерга җыенган хатын-кыз, саклык акчасы аз булганлыктан, 800 мең сумга кредит алып, акчаны чит ил валютасына әйләндергән дә биржа счетына күчергән. Берникадәр вакыттан соң аңа Максим исемле ир-ат шалтыратып, тегеңә счетында ике миллион сумнан артыграк җыелуы, әмма акчаны алу өчен тагын 300 мең сум кертергә кирәклеге турында әйткән.

Бичара янә кредит алган. Бераздан аферистлар аны тагын 500 мең сум күчерергә күндергән. Ләкин ул барыбер акчасын алу бәхетенә ирешмәгән.

Мошенниклар тагын ярты миллион сум таләп итә башлаган. Хатын-кыз бу юлы инде машинасын сатып, акчасын кемнәрнеңдер счетына күчергән.

Акча эшләмәкче булып, ярык тагарак янында утырып калган ханым полициядә сөйләп үткәнчә, ул сентябрьдән октябрьгә кадәр кемнәрнеңдер счетларына барлыгы 2,1 миллион сум күчергән.
“Мошенниклык” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү