Габдрахман ага Фәйзуллинга туксан яшь тулды. Аралашып яшәгәнгә күрә, шул туксанның кырыклап елларына үзем дә шаһит. Алдагы илле елы турында кешеләр сөйләгәненнән ишетеп, укып хәбәрдармын. Озын гомер инде ул туксан ел! Яшьли сугышка кергән фронтовиклар буыны. Язучылар даирәсендәге кешеләр белән чагыштырсаң, Әнвәр Давыдов, Наҗар Нәҗми, Мостай Кәримнәр буыны. Дөрес, Габдрахман ага язучы да, сәнгать кешесе дә түгел, ул – гади җир кешесе, хезмәт кешесе, хуҗалык кешесе. Әмма егет кеше, хикмәтле кеше! Татар Илендә бар андый кешеләр. Уйлансаң, алар, ихтимал, бик аз да түгелдер. Күбрәк кенә була күрсеннәр, чөнки асыл нигезебезне алар тота. Габдрахман аганың гомер һәм хезмәт юлы – үзе бер озын кыйсса. Ятимлек, вербовка белән Ленинград якларында төзелешләрдә эшләү, Фин һәм Ватан сугышларында катнашу, Сталинград янында авыр яралану… һәм исән калу. Сугыштан соң авыл һәм шәһәрләрдә (Казан, Ростов) белем алып йөрүләр. Соңрак авылда – колхоз рәисе, районда – кирпеч заводы директоры, райпромкомбинат җитәкчесе, Казанда – агач эшкәртү комбинатында баш технолог, мунча директоры, «Татэнерго» системасындагы Казан ягулык челтәрендә тәэминатчы… Болары – гомер юлының киртләнгән баганалары. Төрлесе булгандыр. Әмма үткәннәр өчен оят түгел: булдыра алганча ил-йорт өчен хезмәт аз куелмаган.
Егетлек ул шәхси үзең үткән хезмәт юлы белән генә билгеләнми. Ни нәсел-тамыр калдырасың бу дөньяда? Бәлки әле монысы иң мөһимедер. Бу очракта Габдрахман ага гомеренең икенче бер данлы сәхифәсе ачыла. Ул – акыллы гаилә башлыгы, балаларына үрнәк ата. Алты бала өчен әти кеше ул. Алты баланың бүгенге көндә бишесе (берсе дүрт яшендә фаҗигаи вафат була) исән-сау. Алар да инде хәзер олы яшьтәге кешеләр! Иң олы уллары 70 кә якынлаша. Бөтенесе диярлек пенсия яшендә. Әмма һәммәсе үз өлкәләрендә хәзер дә җимертеп эшләп йөриләр әле. Әлбәттә, Габдрахман аганың горурлыгы – корган-салган өй-йортларыннан, күкрәктәге орден-медальләреннән, үстергән җиләк-җимеш бакчаларыннан бигрәк, балаларында – аларның кеше булып үсеп җитешүендә, иң мөһиме – ил-күз алдында абруйлы затлар булуында. Хәтерлим: моннан унбиш еллар элек бу гаилә тулы составта, күркәм гармониядә иде. Мөхтәрәм Әминә ханым (Габдрахман аганың хатыны) 1994 елда вафат булгач, гаилә дисбесенең асыл ташы өзелгәч, ата кеше балаларына ныграк елышты шикелле. Кайгы-хәсрәт килгәч, балалары өчен борчылу һәм горурлану хисләре тагын да арта төште бугай?
Сибгат Хәким шигырендә «бер тауда ун чишмә» булса, Габдрахман аганың кулдагы бармаклар шикелле, әйткәнемчә, биш баласы бар, бишесендә – биш холык. Берләштерә торган уртак бер нәрсә: һәммәсе атказанган кешеләр алар. Иң өлкәннәре – Рафаэль – төзүче-инженер, Татарстанның атказанган мелиораторы. Хәзер дә төзү-проектлау оешмасында эшли. Рөстәм – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан радиосы ветераны, язучы. Илдус – Татарстанның атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты, Балык Бистәсе районы җитәкчеләренең берсе; Люция – «Точмаш» заводында кырык еллап инженер-технолог булып эшләгән хөрмәтле ханым. Тагын бер улы – Равил Фәйзуллин, безнең буын язучыларының замандашы, күренекле шагыйребез. Татар дөньясында аның олы урыны бар инде: ул Татарстан халык шагыйре, Фәннәр академиясенең шәрәфле академигы. «Казан утлары» журналының баш мөхәррире, ул аны инде 20 еллап җитәкли. Равил Фәйзуллин яңа чор татар поэзиясендә үз мәктәбен булдырган олуг шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе… Аның өчен горурланып шуны әйтә алам: безнең буынның шәп егете, лидеры да бит әле ул!
Габдрахман аганың оныклары һәм оныкчалары да дистәләп исәпләнә. Аларның да күбесе тормышта үз урынын тапкан, гаилә корып, балалар үстергән кешеләр инде.
Гаилә елы дип тамгаланган бу елда Фәйзуллиннар турында сөйләү аерым бер мәгънәгә ия. Габдрахман ага – чын мәгънәсендә гаилә җанлы кеше. Моны раслау өчен бер генә мисал китерү дә җитә. Ул гади мисал гына түгел. 1960 нчы еллар башында ике өлкән улы Рафаэль һәм Равил укырга Казанга киләләр. Төрле җирләрдә – тулай торакларда, кеше почмакларында яшәп, авырлык белән югары белем алырга туры килә аларга. Ул чакта Габдрахман ага, бәлки, аларны кызгангандыр да, тиешенчә ярдәм итә алмавына әрнегәндер дә, уйлангандыр да… Тагын өч балага югары белем алырга кирәк бит әле! Габдрахман ага калган балаларны үз канаты астында укытып яшәтер өчен гаиләсе белән Казанга күчеп килергә карар кыла. Йорт сатып сала. Кече балаларын, олылары күргән «рәхәтлек»ләрдән азат итеп, үз йорты, үз гаиләсе шартларында югары белемле итә. Һәм… Казанда егерме еллап яшәп, балалары аякка басып, үз тормышларын коргач, Әминә апа белән икәүләп кире туган якларына кайта. Төп эш эшләнгән: ата-ананың бурыч-миссиясе үтәлгән. Мондый егетлекне һәм тәвәккәллекне, ай-һай, һәркем эшли ала микән?
Әйе, заманында Әмәт тавы итәгендәге ул агач йортта без дә байтак кунак булдык. Якты йөз, сый-хөрмәт өчен Әминә апа белән Габдрахман агага татар язучыларының тулы бер буыны исеменнән олы рәхмәт. 1960 нчы еллар башында яңа татар әдәбиятының үзенә күрә бер штабы булды ул йорт. (Бу хакта Равил Фәйзуллинның «Безнең йорт» дигән нәсер-язмасы да бар. «Сайланма әсәрләр». 6 том. 180 бит.) Безгә тансык мул табын, кысан бүлмәне иркенләтеп әдәбият турында якалашып бәхәсләшүләр, хыялланулар! Булды андый заманнар. Үзебез дә хәтәр яшь идек шул ул чакта. Кемнәр генә булмады икән ул йортта… Үзебезнең буын турында әйткән дә юк (Р. Харис, Р. Гаташ, Р. Мингалим, Рәшит Әхмәтҗан, Ә. Гадел, А. Хәлим, К. Сибгатуллин, Б. Сөләйман, Ә. Шәрипов…), олыраклардан – С. Хәким, Г. Ахунов, М. Мәһдиев, Ф. Миңнуллин, М. Шабаев, Ш. Анак, Роберт Әхмәтҗан, Ш. Маннапов…; бездән яшьрәкләрдән – З. Мансуров, М. Галиев, Р. Вәлиев, Р. Миңнуллин, Н. Гамбәр, М. Әгъләмов, Зөлфәт… Тагын әллә кемнәр! Уйлап куям, әгәр заманында бу йортта Равил яшәмәсә, соңрак ул йортны Габдрахман ага сатып алмаса, безнең ул кабатланмас тарихи очрашулар булыр идеме, булса кайда булыр иде микән?
Гомеренең озын булуына тәңгәл буларак, Габдрахман аганың дуслары да күп. Чын ир-егетнең дуслары күп булу бик табигый. Яшьтәш-замандашларына караганда (хәер, мондый яшьтә алар күп була да алмыйдыр), яшьрәкләр арасында күп алар. Балаларының дуслары – аның дуслары. Аралашыр өчен уртак зур тема-мәсьәләләр дә бар. Ул язучыларның күбесен танып, укып белә. Инде арабыздан киткәннәрне хәтерендә тота. Шагыйрьләрдән Мөдәррис Әгъләм, Наис Гамбәрне аерата якын итте ул. Серләре килеште, Аккош күлендә сәгатьләр буе гәп корырлар иде. Мөдәррис 1980 нче елларда Балык Бистәсенә Габдрахман агаларга кайтып, атналар буе яшәп тә ала иде. Байтак шигырьләрен язды ул анда. Аның әңгәмәдәшләре арасында рәссам Әхсән Фәтхетдиновны, якташы Әхәт Гаффарны һәм башка бик күп әдәбият-сәнгать кешеләрен еш күрергә була.
Шигырь димәктән, Габдрахман ага үзе дә – каләм кыштырдата торган кеше. Аның йөзләгән мәкаләләре, информацион язмалары район һәм республика матбугатында дөнья күреп килә. Соңгы дистә елларда Балык Бистәсендәге «Авыл офыклары» газетасының иң актив хәбәрчеләрнең берсе булды. 1996 елда ул «Исәннәрнең кадерен бел» дигән матур гына китап та чыгарып куйды. Район газетасының Кадыйр Сибгатуллин исемендәге премиясе лауреаты да әле ул. Кайчак Равил шаяртып әтисенә әйтеп тә куя: «Болай актив язсаң, Тукай премиясе дә алмагаең әле син!» Тынгысыз йөрәкле кеше шул ул Габдрахман ага. Намуслы кешене борчуга салырлык нәрсәләр бихисап шул безнең тормышта. Әхлак, авыл, туган тел язмышы… Үзе белгәнчә, үзе аңлаганча әнә шулар турында борчылып яза ветеран.
Туксан яшьлек кешедә уй-исәпнең иге-чиге юктыр аның. Алай ук яшәмәсәк тә, үзебездә дә җитәрлек гамьле уйлар. Яшәгән саен еллар текәрәк, хәтәррәк. Моннан унсигез ел элек алтмыш еллап бергә гомер кичергән Әминә апа вафат булгач, гамьле сагышлары тагын да киңәйде, тирәнәйде аның. Балалар белән яшәү – бер хәл, ә үзбаш яшәү – бөтенләй икенче нәрсә. Гомер буе мөстәкыйль, үзе теләгәнчә яшәгән кеше бит ул. Әминә апа вафатыннан 5–6 ел үткәч, чәй эчәргә, арка җылытырга иптәш булсын дип, танышып, Гөлбикә әбине дә алып кайтып карады. Алты ел яшәгәч, үткән ел ул да дөнья куйды… Хәзер үзенә урын таба алмыйча Казан белән Балык Бистәсе арасында бәргәләнебрәк йөргән чагы Габдрахман аганың. Әле Казандагы фатирында берәр атна торып ала, әле районга, Илдус гаиләсе янына китә, ул гына булмый, берәр атнадан туган авылындагы төп йортка кайта. Нәрсәдер төзәтә анда, торгыза, кисә, кадаклый. «Нигезне бетермәскә иде!» – ди ул. Менә шундый инде ул Әлмәндәр холыклы Габдрахман ага! Барыбызның да әтисе урынына калган Габдрахман аксакалыбызга күңел бөтенлеге генә телисе кала.
…Узган җәй берара Равилнең Аккош күлендәге дачасында торып алды ул. Иртән уянуга беренче сорау: бүген нинди эш бар, улым? Туксан яшьлек кешегә ни эш кушмак кирәк… Беркөнне тоткан да күптән ярылмый яткан ботаклы-чатлы тумраннарны йомычка итеп турап куйган бабагыз! Колун балта белән тураклаган! Равил, мөгаен, быел кыш мунчасына шул утыннарны ягадыр. Рәхәттер ул әти утыннарын ягып мунча керүләр! Әтиләре исән булганнарга, гомумән, җылырактыр бу дөньяда.
Кешенең яшәве иң әүвәл аның хәрәкәтчәнлегендә. Хәрәкәттә – бәрәкәт, диләр бит. Тәнең сау булганда гына хәрәкәтләнеп, яшәү рәвеше алып була. Габдрахман ага, шөкер, әлегә актив хәрәкәттә. Аны әле китап кибетендә, әле Колшәриф мәчетендә намазлык өстендә, әле кулына инструмент-корал тоткан хәлдә абзар-кура тирәсендә яки әдәби кичәләрдә, театр залларында күрергә була. Шулай актив булып, бергә-бергә яшик әле, Габдрахман ага! Исәнлек-саулык, рухи ныклыклар телибез сиңа! Шушылай бергә-бергә яшәү бик рәхәт бит!
Гәрәй Рәхим,
шагыйрь, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты
Тәрвияви әһәмияткә ия әлеге язма моннан 16 ел элек әзерләнгән булган. Мөхтәрәм шәхесебез Равил Фәйзуллин аны редакциягә тапшырганда болай диде: «Архивымны барлаганда машинкада пөхтә итеп бастырылган шушы язмага тап булдым. Матбугатта дөнья күргәнме – төгәл генә әйтә алмыйм. Кат-кат укып чыктым да әлеге дә баягы тәрбияви әһәмиятен югалтмаган дип бәяләдем. Язманың авторы – халык язучысы Гәрәй Рәхим дә, әтием – аксакал Габдрахман Фәйзуллин да – гүр ияләре. Рухлары шат булсын! Язманың Гаилә елында газета битләрендә дөнья күрүе дөрес гамәл булыр, дип уйлыйм».
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat