Татарстан башкаласының сәүдә һәм мәдәни үзәкләренә бомба куелуы турында ялган хәбәрләр алынган.
Атна башыннан Казанның төрле оешмаларына, янәсе, бинага бомба куелуы турында күп кенә хәбәрләр алынган. Әмма кирәкле барлык чаралар үткәрелгәннән соң мондый хатларның ялган булуы ачыкланган. Бу хакта “KazanFirst” үз чыганакларына таянып яза. Басма мәгълүматлары буенча, һәр көн саен дистәләрчә оешмага янаулар белән хатлар килә.
Исегезгә төшерәбез: дүшәмбе – 28 октябрьдә Казанда берничә сәүдә үзәгеннән халыкны эвакуацияләгәннәр.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat