Шимбә көнне Казанда муниципаль парковкалар түләүле булачак

Ял көненең киләсе атнага күчерелүенә бәйле бу.

Шимбә – 2 ноябрьдә Казанның муниципаль парковкалары иртәнге 8дән кичке 7гә кадәр түләүле булачак. Шәһәр мэриясе шул хакта хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез: агымдагы эш атнасы, Халыклар Бердәмлеге көне билгеләп үтелү сәбәпле ял көне киләсе атнага күчерелгәнлектән, 6 көн дәвам итәчәк.

Шулай итеп, шимбә – 2 ноябрь эш көне, дүшәмбе – 4 ноябрь ял көне булачак. Парковкалар шимбә-якшәмбедә түгел, бәлки 3 һәм 4 ноябрьдә бушлай эшләячәк.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү