Исәпләп чыгарганнар: агымдагы ел йомгакларына караганда, илдә яшәүчеләрнең вакытында түләнмәгән ипотека кредитлары буенча бурычы 100 миллиард сумнан да артып китәчәк. Машина сатучылар да: «Әҗәтлеләр күбәйде», – дип чаң суга. Бурычлар ник арта?
«Эшлекле Россия» генераль советы әгъзасы Владимир Прохоров «Известия» басмасына хәбәр иткәнчә, ипотека буенча бурычларын вакытында түли алмаучылар саны соңгы берничә елдан бирле арта. «Тик шунысы бар: элек бу, нигездә, фатир сатып алучылар саны артуга бәйле булса, хәзер рәсмиләштерелгән ипотека күләме кискен кимеде, ә әҗәтлеләр күбәйде генә», – дигән ул.
Моның сәбәпләрен эзләп, артык баш ватасы юк. Беренчедән, бәяләр айлап түгел, көнләп үсеп торган заманда, халыкның түләү сәләте кимеде. Акча юк, кыскасы. Икенчедән, Үзәк банк алып барган кредит сәясәте шактый катгыйланды. Сер түгел, ипотека рәсмиләштерүчеләр арасында бер банктагы бурычын каплау өчен икенчесеннән әҗәткә акча алучылар күп. Хәзер исә кредит оешмалары андыйларны җиде кат иләк аша үткәрә. Шуңа күрә бурычтан өлешчә генә булса да котылып булмый. Өченчедән, бүген торак бәяләре «тешли». Алган фатирны сатып, бурычны капларга теләсәң дә, мондый кыйммәт бәядән торак сатып алырга теләүчеләр чират тормый. «Киләсе елда төп ставка 25 процентка кадәр җитәчәк, дип фаразлана. Шуңа күрә ипотека буенча бурычларын вакытында түли алмаучылар артачак кына», – дигән Владимир Прохоров.
Машина сатучылар да пошаманга төшкән. 2022 елның көзеннән бирле илдә автокредитны вакытында (90 көнгә кадәр) түли алмаучылар саны иң зур күрсәткечкә җиткән. Сентябрь нәтиҗәләренә караганда, рульдәге 31,4 мең кеше әҗәткә йөри. Үзәк банк автокредит рәсмиләштерү тәртибен яңадан карап тикшерергә тәкъдим иткән инде. Димәк, машина сатып алу тагын да катлауланачак. Хәер, рульдә йөрү болай да зиннәт билгесенә әверелеп бара. Бүген кредит ставкасы 25–30 процентка кадәр җитә. Бурычны каплап бетерәнче, машина алтын бәясенә төшәчәк.
Финанс буенча киңәшче Альберт Закиров әйтүенчә, иртәгәге көнгә ныклы ышаныч булсын өчен, кредит буенча бурычлар гаилә бюджетының 20–25 процентыннан да артмаска тиеш. «Бүген исә күпчелек гаилә бюджетының 80 процентын банкка бурычны каплауга сарыф итә. Бу – упкынга туры юл. Әгәр сезнең гаиләдә ипотека буенча түләү гаилә бюджетының 40 процентыннан да артып китә икән, сезгә киләчәктә бурычларыгызны түли алмау куркынычы яный», – дип кисәткән белгеч.
Сан
Бу елның беренче яртысына алынган мәгълүматларга караганда, 50 миллион россияледә кимендә бер кредит бар. Бу – илдә яшәүче 16 яшьтән өлкәнрәкләрнең 40 проценты.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat