Керемнәргә игътибарны арттырырга, чыгымнарны исәптә тотарга. Татарстан Хөкүмәт йортында республиканың финанс, казначылык һәм салым органнарының бу елның тугыз аендагы эшенә йомгак ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Татарстан Рәисе сүзләренә караганда, бу елның тугыз аенда тупланма бюджетка 452,3 миллиард сум акча кергән, шуның 383 миллиард сумы – үз керемнәребез.
– Бүген төп бурыч – керемнәрнең уңай динамикасын саклап калу. Хәзерге шартларда вазгыять теләсә кайсы мизгелдә үзгәрергә мөмкин. Без беренче чираттагы һәм социаль әһәмияттәге бурычларның тулы үтәлешен, бюджетның тотрыклылыгын тәэмин итәргә тиеш. Киләсе елда бюджет кытлыгы 13,5 миллиард сум тәшкил итүен дә искәртеп узам. Әлеге чараларны инде хәзер үк эзли башларга кирәк, – диде ул.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, табышка салым акчасы 10 миллиард сумга кимегән. Әлеге форсаттан, республиканың икътисад, финанс һәм салым органнарына игътибарлырак булырга, шул исәптән бизнеска мөмкин кадәр ярдәм итәргә кушты ул. «Төп максат – предприятиеләр эшчәнлеге һәм сәнәгать үсеше өчен уңайлы шартлар булдыру», – диде Татарстан Рәисе.
Утырыш барышында федераль чаралар турында да искә төшерделәр. Быел республика илкүләм проектларны тормышка ашыруга 35,2 миллиард сум акча тотачак, шуның 19,7 миллиард сумы – федераль чаралар. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, федераль үзәк белән килешүләрдәге барлык күрсәткечләр тулы күләмдә үтәлергә тиеш. Моннан тыш, Татарстандагы объектлар һәм чараларны яңа илкүләм проектларга кертү юнәлешендә эш алып бару да мөһим.
Билгеле булганча, республикада яшәүчеләрнең тормыш шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән республика программаларына шактый акча җәлеп ителә. «Бу – муниципалитетлар өчен зур ярдәм. Агымдагы елда 44 программа кысасында төзү, капиталь төзү һәм төзекләндерү эшләренә 64 миллиард сумнан күбрәк акча тотылачак», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Бюджетны тулыландыруның мөһим чыганагы – салым бурычы. 1 октябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, ул 11 миллиард сум тәшкил итә. Салым бурычын киметү юнәлешендә даими эш алып барыла, дип хисап тоттылар утырышта.
Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин әйтүенчә, бу елның тугыз аенда тупланма бюджетның керем өлешенә 383 миллиард сум күләмендә салым һәм салым булмаган керемнәр күчкән. Шул исәптән республика казнасына – 321 миллиард сум, җирле бюджетларга 62 миллиард сум акча кергән. Шушы ук чорда табышка салым – 123 миллиард сум, физик затларның кеременә салым 125 миллиард сум тәшкил иткән. Тупланма бюджетның чыгымнары – 358 миллиард сум.
Физик затларның кеременә салым турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов «соры» хезмәт хакларын бетерүгә, хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерүгә аерым игътибар юнәлтте. Республиканың Чаллы шәһәре, Саба, Түбән Кама, Югары Ослан, Мамадыш, Апас һәм Лаеш районнарында әлеге төр салым бурычының артуын да искәрттеләр. «Бу мөмкин хәл түгел. Башлыкларга – кичекмәстән вәзгыятьне ачыкларга!» – диде Рөстәм Миңнеханов. Ул муниципаль җирләр һәм милекне файдаланудан салым булмаган керемнәр буенча да эшне арттырырга өндәде. Яшел Үзән, Минзәлә, Лениногорск һәм Тукай районнарында, узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, аренда түләүләре буенча бурыч арткан. Татарстан Рәисе тиешле чаралар күрергә кушты.
Киләсе ел бюджетына килгәндә, аның проекты Дәүләт Советы тарафыннан беренче укылышта карап тикшерелгән һәм ноябрь азагында тулысынча кабул ителәчәк дип көтелә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat