2026 елда Чаллы шәһәренә нигез салынуга 400 ел һәм тәүге “КамАЗ” машинасының конвейердан төшүенә 50 ел тулу билгеләп үтеләчәк. Россия Президенты Владимир Путин бу җәһәттән Указга кул куйган.
“Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2026 елда Татарстан Республикасы Чаллы шәһәренә нигез салынуга 400 ел һәм “КамАЗ” тәүге йөк машинасы җитештерелүгә 50 ел тулуны билгеләп үтү турында тәкъдимен кабул итәргә”, – диелгән Указда.
Президент шулай ук Министрлар Кабинетына өч ай вакыт эчендә бәйрәмгә әзерләнү, аны үткәрү буенча оештыру комитетын булдыру һәм аның составын раслау бурычы куйган.
Исегезгә төшерәбез: гыйнвар аенда Чаллы мэры Наил Мәһдиев Владимир Путинны тәүге “КамАЗ” машинасының конвейердан төшүенә 50 ел тулуны һәм шәһәрнең дүрт гасырлык юбилеен бәйрәм итүгә чакырган иде. Аның әйтүенчә, әлеге ике вакыйга ил өчен дә, республика өчен дә бик мөһим.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat