Авылда бакчаларның күбесе сукаланган инде. Әмма сөрелмәгәннәре дә бар. Кайберәүләр җир туңганны көтә. Авыл кешесе бәрәңгене азрак утырта, печәнне дә шулайрак чәчә башласа да, тракторчының кадере кимеми. Техника белән шәхси хезмәт күрсәтүче егетләрдән авыл тормышы, хезмәткә бәя турында кызыксындык.
– Тормыш никадәр генә заманчалашты дисәләр дә, авыл трактордан башка яши алмый. Әлеге техника кирәкми диючеләр белән килешмим, – ди Яшел Үзән районының Рус Әҗәлесе авылында яшәүче Азат Бикмуллин. Үзе «Кызыл Шәрык–Агро» җәмгыятендә эшли. Буш вакытында авыл халкына хезмәт күрсәтә. Кем нәрсә куша, шуны башкара. Җир сукалый, тырмалый, печәнен чаба, җыя, тирес түгә, тарата. Бакча артындагы техникасы кечкенә паркны хәтерләтә. Бәрәңге ала торган агрегатлары да, культиваторы да шунда. Һәрберсен 1998 елдан бирле берәмләп җыйган. Акчаны сорап алмый икән. Кем күпме бирсә, шуңа риза. Рус Әҗәлесендә бердәнбер тракторчы ул.
– Хуҗа үзе белә ул. Кечкенә бакчаны сукалаганга – 500 сум, уртачаларына 700–1000 сум бирәләр. Зуррагына 1500 сум түләүчеләр дә бар. Тырмалау бәясе дә шул чама, 50 сумга гына арзанрак. Тиресне төяп, бакчага тарату 500–600 сумга төшә. Төргәкле печән төяп алып кайтуның бер рейсы – 250 сум, – ди Азат әфәнде.
Ә менә «Елына күпме табыш керә?» дигән сорауга төгәл генә җавап бирә алмады. Акчаны исәпләмиләр икән. Хатыны Гүзәл белән өч сыер, үгез, сарыклар асрыйлар. «Сыердан да, техникадан да табыш керә. Акча юк дип зарланырлык түгел. Кемдер акчалата, кемдер печәнләтә дә бирә. Салам да, печән дә үзебезнеке җитә», – диде безгә Азат абый, төшке ашка кайткан арада.
Әлмәт районында әле сукаланмаган бакчалар бар икән. Яңа Кәшер авылы тракторчысы Рафис Мәһдиев әйтүенчә, кайберәүләр туң төшкәнне көтә. Болай иткәндә, янәсе, чүп үләне бетә, тамырлары өши икән.
– Тракторда эшләп баеп булмый. Ә менә мал-туар асрарга, көндәлек тормыш алып барырга җитә. Бер бакчаны, зурлыгына карап, 1–2 мең сумга сөрәм. Төрле авылда бәя төрлечә. Тирес түктерүчеләр сирәк. Авылда мал асрамагач, каян килсен ди ул? Тирес табу проблема хәзер. Печән чәчүчеләр дә юк. Авылның «Ватсап» төркеменә: «Бушка печән бирәм, чабып алыгыз әле», – дип язалар. Мал тотмагач, кемгә кирәк ул? Кеше елдан-ел ялкаулана бара. Бәрәңге утыртасы килми. Сатып алу отышлырак, диләр. Авылда бәрәңгене трактор белән утыртучылар юк. Атны да хәзер Кызыл китапка кертергә кирәк. Эш бетәр дип курыкмыйм анысы, – ди пенсия яшендәге Рафис Мәһдиев.
Рафис абый моңа кадәр нефть оешмасында эшләгән. Тракторы белән авыл халкына шәхси хезмәт күрсәтә башлавына шактый икән иде. Яңа Кәшердә тракторчыларга кытлык юк.
– Авыл кешеләре арасында тракторчылар турында, җир эшкәртеп, баеп бетәләр инде, – дип уйлаучылар да бар. Сезгә дә андый сүзләрне ишетергә туры киләме? – дип сорадык аннан.
– Кайсы ничек инде. Байый дип уйлаучылары да юк түгел. Солярканы 62–64 сумга сатып алам. Ун сутый бакчага 5–6 литр ягулык кирәк. Хезмәтемнең бәясен әйттем. Менә шуннан чамалагыз инде, – ди Рафис абый.
Балтач районының Кили авылында яшәүче тракторчы Фәнис Хафизов үз эшен 17 ел элек ачкан. Бу көздә генә өч авылга 80 ләп бакча сукалаган. Кеше көтеп тора үзен. Көзге эшләр беткәч, тракторчы да җиңел сулап куя.
– Күп кеше, бәрәңге җирен киметеп, 4–5 сутыйга калдыра. Күбрәк печән чәчәләр. Мал асрамаучылар да бар, – ди Фәнис Хафизов – Тирес түккәнгә 500–1500 сум алам. Печән җиренең бер сутыен 20 сумнан тырмалыйм. Бер сутый җирне сукалау – 150 сум. Авылда техниканы табыш өчен түгел, беренче чиратта, кирәк булган өчен тотасың. Аннан башка тормыш бармый. Кергән акча мал-туар асрауга тотыла.
Арча, Кукмара районында җирнең бер сутыен 150–170 сумга эшкәртәләр. Тирес төяп, илтеп бирү – 1 мең сум. Алу җиңел, менә бирүче генә кесәсен капшый.
– Яз көне бер сутый җирне районда 200–300 сумга эшкәрткәннәрен ишеттем. Авылларда быел көз бәя 200–250 сум булган. Тракторчылар ягулык материаллары, запчастьлар кыйммәт, ди икән. Безнең бакча зур түгел. Шуңа күрә көрәк белән генә казыйбыз. Аның каравы, акча янга кала, – ди Питрәчтә яшәүче Ольга Васильева.
Шәһәрдә яшәүче Гөлүзә Галимҗанова җир эшкәртү бәясе кыйммәтләнүгә генә түгел, авыл кешесенең күпме көч, чыгым түгеп, бәрәңге үстерүенә аптырый.
– Бакчага кергән саен тракторчы 2 мең сум акча ала. Бәрәңгене утыртасың, буразна арасын ярдырасың, сукалатасың. Билләһи, бар чыгымнар өчен 15 мең сум китәдер. Әле бит җәй буе алабутасын утарга кирәк. Дүрт мәртәбә агу сибәм. Авылга кайтып, ял да итәсе килә бит. Әти-әни исә, бәрәңгедән башка яшәп булмый, диләр. Авыл кешесенең психологиясе башка шул. Бәрәңгене азрак, ярманы күбрәк ашарга ярамыймыни? – ди ул.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat